Владимир Путин Си Цзиньпин белән очраша

Россия белән Кытай мөнәсәбәтләре – илләр арасындагы хезмәттәшлек үрнәге. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән очрашканда әйтте. Җавап йөзеннән дәрәҗәле кунак БРИКСны тигез хокуклы күп полярлыкны оештыруда төп фактор дип атады.

– Сезне, дустанә Кытай халкын күптән түгел генә билгеләп үткән юбилей даталары: халык республикасы оешуга һәм безнең илләр арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 75 ел уңаеннан котлыйсым килә, – диде Владимир Путин.

Россия Президенты билгеләп үткәнчә, 75 ел дәверендә Россия – кытай мөнәсәбәтләре барысын да үз эченә алган хезмәттәшлек һәм стратегик бәйләнешләр дәрәҗәсенә үсеп җитте, алар үрнәк булып тора.

Моңа кадәр Россия Президентының ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр итүенчә, Казанда дәүләт башлыклары арасында җентекле фикер алышу узачак. Бу – агымдагы елда якларның өченче очрашуы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре