Владимир Путин СВОда хәбәрсез югалганнарны эзләү эшен көчәйтергә кушкан

Россия Президенты Владимир Путин Оборона министрлыгына махсус хәрби операция барышында хәбәрсез югалганнарны эзләү эшен яхшырту буенча 1 апрельгә кадәр тәкъдимнәр тапшырырга кушкан. Бу хакта “ТАСС” яза.

Оборона министрлыгы махсус хәрби операциядә бурычларын үтәгәндә хәбәрсез югалганнарны эзләү чараларын, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм итү чараларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр тапшырырга тиеш. Әлеге бурычны үтәүгә җаваплы итеп оборона министры Андрей Белоусов билгеләнгән, диелгән 19 декабрьдә матбугат конференциясе йомгаклары буенча булдырылган бурычлар исемлегендә.

Матбугат конференциясендә шулай ук СВО зонасында хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә мәгълүмат җиткерү һәм финанс ярдәме күрсәтү мәсьәләләре каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре