Владимир Путин тар составта БРИКС утырышын ачты

Россия Президенты Владимир Путин быел БРИКСта рәислек итә торган дәүләте башлыгы буларак, тар составта узачак утырышны ачты. Бу хакта "Татар-информ" яза.

«Бу Россия рәислегенең «Гадел глобаль үсеш һәм иминлек өчен күпкырлылыкны ныгыту» девизы белән уза торган төп чарасы», – диде Россия дәүләте башлыгы.

Россия агымдагы елда уртак эшчәнлекне зур җаваплылык белән оештырды. Ил БРИКС абруен ныгытырга, дөньякүләм эшләрдә һәм дөньякүләм проблемаларны хәл итүдә аның ролен арттырырга омтылды, диде Путин.

Россия Президенты хезмәттәшлек юнәлешләренең өч магистрален атады: сәясәт һәм иминлек, икътисад һәм финанслар, мәдәни һәм гуманитар элемтәләр.

«Әлбәттә, катнашучы яңа илләрне берләшмә эшенә салмак һәм мөмкин кадәр тулы интеграцияләүне тәэмин итү өчен барысын да эшләдек», – диде ул. Искәртеп үтик, 2024 елда БРИКСта катнашучы дәүләтләр составы унга кадәр артты.

Путин тар составта глобаль көн кадагында булган иң актуаль аспектларны карарга, халыкара аренада БРИКС хезмәттәшлеге тематикасы, шул исәптән кискен төбәк конфликтларын җайга салу буенча фикерләр алмашырга тәкъдим итте. Делегатлар Йоханнесбургта узган саммит карарларын турында да фикерләшәчәк. Мәсәлән, финанс хезмәттәшлеген тирәнәйтү һәм берләшмәне алга таба да киңәйтү.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре