Россия Президенты Владимир Путин Татарстандагы ике судка рәисләр билгеләү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган. Яңа судьялар үз вазифаларын алты ел дәвамында башкарачак.
Бөгелмә суды рәисе итеп хәзер Лениногорск судында эшләүче Дмитрий Линевичны билгеләделәр. Вахитов суды рәисе вазифасына Владимир Путин Газиз Гыйсметдиновны билгеләде, аны икенче срокка сайладылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез