Бүген Чаллы мэриясендә узган аппарат киңәшмәсендә 13 яшьлек Софья Несифоровага РФ Президенты Владимир Путин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Сигезенче сыйныф укучысы «Без бергә» Бөтенроссия акциясендә катнашканы өчен әлеге бүләккә лаек булды. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Битлекләргә кытлык барлыкка килүе хакында белгәч, өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар сатып алучы волонтерларга ярдәм итәргә булдым һәм алар өчен бушка битлек тегә башладым», - диде Софья.
13 яшьлек кызга битлек тегү өчен материалны «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегендә тәкъдим иткәннәр. Пандемия чорында Софья йөздән артык битлек теккән.
Рәхмәт хаты тапшырганда, «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы бүлеге секретаре, шәһәр мэры Наил Мәһдиев фирка инициативасы белән шәһәр һәм районда көчле волонтерлар хәрәкәте оештырылуын билгеләп үтте. Штаб 600дән артык волонтерны берләштерә. Автокала башлыгы чир йоктыру куркынычы аеруча нык янаган кешеләргә яздан бирле ярдәм күрсәтүче волонтерларга рәхмәт белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез