Владимир Путин Украина белән сөйләшүләр өчен Россия делегациясе составын раслады

Россия Президенты Владимир Путин Украина белән сөйләшүләр өчен Россия Федерациясе делегациясе составын раслаган боерыкны имзалады.

Документ нигезендә, делегация башлыгы итеп Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский билгеләнде. Делегация составында шулай ук РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Галузин, РФ Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш идарәсе башлыгы Игорь Костюков һәм РФ оборона министры урынбасары Александр Фомин бар.

Сөйләшүләр өчен экспертлар составы да расланды. Анда РФ Кораллы көчләренең Генераль штабы Идарәсе мәгълүмат башлыгының беренче урынбасары Александр Зорин, РФ Президентының гуманитар өлкәдә дәүләт сәясәте буенча идарәсе башлыгы урынбасары Елена Подобреевская, Россия Тышкы эшләр министрлыгының БДБ илләре икенче департаменты директоры Алексей Полищук һәм Россия Оборона министрлыгының халыкара хәрби хезмәттәшлек баш идарәсе башлыгы урынбасары Виктор Шевцов кергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре