Владимир Путин хәмергә мөнәсәбәтен белдергән

Россия Президенты Владимир Путин хәмер эчмәскә тырышуын, сәламәтлеге нык булуның шуңа бәйле икәнен әйткән. Дәүләт башлыгы Краснодар Югары хәрби авиаучилищесын тәмамлап чыккан туташлар белән очрашканда шул хакта сөйләп үткән, дип яза ТАСС.

“Дөресен әйткәндә, бу хакта сөйләмәскә тырышам. Гәрчә, сөйләргә кирәк булса да. Хәмерне асылда кулланмыйм. Һәрхәлдә, куәтле эчемлекләрне кулланмаска тырышам” , – дигән Владимир Путин.

Моннан тыш ул спорт белән шөгыльләнергә, чыныгырга, контраст душта коенырга киңәш иткән.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Федераль Җыенга Юлламасында “Озын һәм актив гомер” дигән яңа илкүләм проектның булдырылуы турында белдерде. Аның әйтүенчә, илдә хәмер куллану, иң элек зур градуслысын куллану сизелерлек кимегән. “Эчүне ташла да чаңгыга бас”, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин

Көн хәбәре