Володин Татарстан Дәүләт Советы депутатларын Россия парламентаризмы көне белән котлады

Иртәгә, 27 апрельдә, илебездә Россия парламентаризмы көне билгеләп үтелә. Әлеге мөһим вакыйга уңаеннан  Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга котлау телеграммасы юллаган.

«1906 елның 27 апреленнән, Дәүләт Думасының беренче утырышы узганнан бирле, парламентаризм институты зур үсеш юлы узды, – дип ассызыклый Вячеслав Володин, – закон чыгаручы хакимият органнары бу елларда бай тәҗрибә тупладылар, Россия дәүләтчелеген ныгытуга һәм илебез алдында торган төп бурычларны хәл итүгә зур өлеш керттеләр. Бүгенге заман шартларында барлык дәрәҗәдәге депутатлар, сайлаучылар мәнфәгатьләрен кайгыртып,  ил күләм максатларга ирешү, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү, Россиянең иминлеген һәм суверенитетын тәэмин итү өчен күп эшләр башкаралар».

Россия парламентының түбән палатасы рәисе киләчәктә уңышлар тели.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре