Газетага язылу

VPN кулланучыларның телефоннарын тикшерү турындагы хәбәргә ачыклык керттеләр

Эчке эшләр министрлыгы VPN кулланучыларның телефоннарын тикшерү турындагы хәбәр буенча аңлатма биргән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәгълүмат-коммуникация технологияләреннән хокукка каршы файдалану идарәсе (киберполиция) полиция хезмәткәрләренең телефоннардагы VPN-сервислар һәм мессенджерларны тикшерүләре турындагы хәбәрләрне кире какты, дип яза «Российская газета».

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, кайбер Telegram-каналларда, янәсе, полиция хезмәткәрләренең кешеләрнең телефоннарында VPN-сервислар һәм мессенджерларны тикшереп йөрүләре турында хәбәрләр таралган.

«Әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми,  ул фәкать социаль киеренкелекне көчәйтү максатыннан таратыла», – дип басым ясап әйтелгән киберполициядә.

Анда белдерелгәнчә, полиция хезмәткәрләре кешеләрнең телефоннарында VPN яки башка кушымталары бармы-юкмы икәнен тикшерми. Киберполициядә аңлатып үтелгәнчә, VPN-сервис куллану закон бозу булып тормый.

Әлеге сервисны куллану мәгълүматларның читкә «агу» куркынычын арттыра, ләкин ниндидер хокукый җаваплылыкка китерми, дип йомгак ясап әйтелгән министрлыкта.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре