Бүген Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры башланды. Башкалабызның «Ак барс» көрәш сараена 44 командадан 380 көрәшче җыелды.
Быел турнир 62 нче мәртәбә уза. Көрәшчеләр 11 үлчәү авырлыгында бил алыша.
Елдагыча, турнирның ачылыш тантанасында узган елгы көрәш сезонына нәтиҗә ясалды, иң яхшы командалар, көрәшчеләр, тренерлар, хөкемдарлар һәм журналистлар бүләкләнде.
Муса Җәлил истәлегенә уза торган көрәш турниры батырларын исә саллы бүләкләр көтә.
 I урынга – 100 мең сум,
 II урынга – 70 мең сум,
 III урынга – 50 шәр мең сум күләмендә ике бүләк.
Шулай ук финал ярышларында иң яхшы көрәш алымы күрсәткән батырга 30 мең сум күләмендәге махсус бүләк тапшырылачак. Әлеге бүләк татарның легендар батыры Ильяс Галимов исемен йөртә һәм 2021 елдан бирле тапшырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез