Тәтеш районының Кече Әтрәч авылында оныклары белән ялгызы гына яшәүче Люция Вилданова урамда калган, дип язган идек. Буген рәхмәт хаты килде.
"Хәерле көннәр! Минем “Ватаным Татарстан” журналисты Гөлгенә Шиһаповага рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Май аенда янгын чыгып, без алты онык белән урамда калган идек. Шулвакытта безгә шалтыратып, хәлебезне сораштыгыз. Бу турыда язып чыктыгыз, социаль челтәрләрдә сөйләдегез. Шөкер, сездән соң ярдәм итүчеләр, акча күчерүчеләр күп булды. Өйне өеп бетердек инде. Август башларына йортыбыз әзер булачак. Безгә ярдәм кулы сузган һәр кешегә чиксез рәхмәт," - дип язган Люция.
https://vatantat.ru/2025/05/171535/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез