Бүген «Татмедиа» бинасы янында Татарстан Матбугат көне уңаеннан бәйрәм чаралары уза. Биредә «Ватаным Татарстан» редакциясе республика сәламәтлек үзәге белән берлектә «Сәламәтлек тукталышы» оештырды.
«Сәламәтлек тукталышы»на килүчеләр кан бирә, шикәр һәм холестерин күрсәткечләрен тикшерә, терапевт консультациясен һәм туклану буенча киңәшләр ала. Бүген биредә терапевт, психотерапевт, шулай ук нутрициолог эшли.
– Медиапикникка һәр елны чыгабыз. Быел ул ничектер аеруча күңелле, җанлы һәм рәхәт уза, – ди «Мәгариф» журналы корректоры Резеда Гайзуллина. – «ВТ»ның «Сәламәтлек тукталышы»на бүген монда булган һәркемгә килергә киңәш итәр идем. Шундый уңайлы. Әле кайчан тикшеренер идем? Кан басымын үлчәттем. Хәзер менә шикәр, холестиренга кан бирәчәкмен.
Казаннан Динә Мөхетдинова психотерапевтка күренгәннән соң хис-кичерешләре белән уртаклашты.
– Шундый әйбәт уйлап тапкансыз. Үтеп барган җиремнән танышларым Гөлфия Гыйлметдиновнага мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр. Минем дисциплина, үз өстемдә эшләү белән кайбер проблемалар бар. Табиб тиз генә кабул итте. Ләкин шул кыска гына вакыт эчендә «авырткан» җиремне тапты, аңлатып бирде, – диде ул. – Миңа бик ошады. «Ватаным Татарстан» газетасына зур рәхмәт.
«ВТ»ның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова әйтүенчә, мондый чараны оештыру юктан түгел. Газетада да, аның сайтында һәм социаль челтәрләрдәге сәхифләрендә дә сәламәтлек яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә.
– Редакция чатырында укучыларыбыз белән очрашулар уза. Алар газетабыз яңалыклары белән дә таныша, табиблардан киңәш тә ала. «Ватаным Татарстан» газетасы, республика сәламәтлек үзәге белән берлектә «Сәламәтлек тукталышы»н оештырды. Бу бик мөһим дип саныйбыз, чөнки акция сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән. Һәм көндәлек эшчәнлектә без бу темага зур игътибар бирәбез, – диде ул. – Бүген безгә профилактика үзәге белгечләре кушылды. Кан бирергә, шикәр һәм холестерин кебек мөһим күрсәткечләрне белергә мөмкин. Аннан соң терапевт консультациясен, туклану консультациясен алырга мөмкин. Терапевт, психотерапевт, нутрициолог эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез