Алар бер-берсенә нык охшаган. Тышкы кыяфәтләре белән димим, сөйләшүләре, үз-үзләрен тотышлары, дөньяга карашлары, тормышка мөнәсәбәтләре белән... Башкасын әйтмим дә инде, хәтта елмаюларына кадәр бертөрле. Әмма гаҗәпкә калдырганы ул гына түгел. Буласы кияү белән кәләшнең әти-әниләре, әби-бабайлары заманыннан – нәселдән килгән яшәү кагыйдәләре бер тамчы су шикелле охшаш. Менә ни өчен бертөрле алар!
«Эш белән тәрбиялибез»
Кукмара районыннан кул сузымында гына урнашкан Зур Кукмара авылында яшәүче Рузилә һәм Райнур Газизовлар гаиләсе – авылдашлары өчен генә түгел, бөтен район халкы өчен балкып торган якты йолдыз ул. Үз эшләрен башлап җибәргән, халыкны төрле тәм-том белән кинәндереп торган «Рурайам» кондитер әйберләре җитештерү компаниясенең булдыклы эшмәкәрләре булганнары өчен генә түгел, әлбәттә. Үткәннәрне барлый-барлый каршымда утыручы яшь ханымның сүзләре дә әнә шул хакта. Башта ул ире белән ничек танышуларын, бер-берсен бик тиз аңлауларын, аннары никахлашып, туй ясауларын, өч балалары барлыгын сөйләп ала. «Унөч ел бергә инде, – ди ул, канәгать елмаеп. – Без бер елны, өч көн аерма белән июль аенда туганбыз. Бәлкем шуңа гел бер сүздә, бер фикердәдер». Бер фикердә булып, бер сукмактан атлауларының сәбәбе башка. Һәр ике гаиләдә дә: «Эш адәм баласын беркайчан да әшәкегә өйрәтми. Көчегездән килгәнчә эшләгез», – дип торулары, балаларының, әти-әниләреннән күреп, мәдрәсә тәмамлаулары, аннары намазга басулары... Менә аның хикмәте кайда!
Без сөйләшкән арада өйгә аның каенанасы Халисә белән кызы Сөембикә кайтып керә. Бала безнең белән тыйнак кына исәнләшә дә үз бүлмәсенә кереп китә. Ә мин уйга калам. Әле генә шушы бала турында сөйләшкән идекме без? Әнисенең: «Үз акчасына печән сатып ала, тавык-сарыклар карый...» – дигәненә ышанмый торам. Бигрәк бәләкәй бит. Кая инде тугыз яшьлек кызчыкка сарык караулар! «Бусы – уртанчысы, – дип дәвам иттерә әнисе, уйларымны бүлеп. – Олысы Мөхәммәтәмингә 12 яшь, ә кечесе Җиһанга 3 кенә яшь әле. Анысы балалар бакчасына йөри». Һәм ул тәфсилләп аңлатырга керешә. Һәр җөмләсеннән балаларын чиксез ярату, алар белән горурлану сизелеп тора. Ә мин, хәйран калып, аны тыңлыйм. Былтыр 11 яшьлек Мөхәммәтәмин белән 8 яшьлек Сөембикәгә әнисе белән әтисе чебиләр һәм 40 бәкәй сатып алып кайта. «Бу сезнеке! – ди әниләре. – Сез карыйсыз, үстерәсез. Акчасы да сезгә була!» «Шул рәвешле мин аларны әкренләп бизнесның ни икәнлегенә төшендерә башладым», – дияр Рузилә ханым соңыннан. Балалар иртә таңнан сарыкларны чыгаралар, асларын чистарталар, ашаталар-эчертәләр. Сатканнан соң акчаны әниләре балаларга бирә. «Азмы-күпме капитал туплана», – дип елмая әниләре. «Акчагызны үзегез тотасыз», – ди Рузилә ханым, балаларына сайлау мөмкинлеге биреп. Быел Сөембикә үз акчасына печән сатып алган. Ә уллары әтисенең юбилеена 170 мең сумлык телефон бүләк иткән. Гаҗәп, әйеме, үзләре дә әле сабый гына балалар акчаларын үзләренә түгел, өй кирәгенә тотканнар. Алтынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Мөхәммәтәмин Казандагы 2 нче татар-төрек лицеена укырга кергән. Бүген ул шунда бик теләп һәм яратып укый.
– Быел бәкәйләр алмабыз дигән идек инде. Малай Казанда бит. Тик ул мине шундук бу уемнан кире кайтарды. «Сөембикәнең алган печәне әрәм китә. Егермене генә булса да алыйк», – дигәч, алып кайттык менә, – ди әниләре. Мөхәммәтәминнең хыяллары зурдан: Аның чит илгә барып укыйсы, әтисе шикелле югары белемле дин әһеле, инвестор буласы килә. Әйе, аларның әтиләре бизнес белән генә шөгыльләнми, Мәскәү Ислам университетын тәмамлаган Райнур хәзрәт хәзер Кукмараның Туеш мәчетендә икенче имам булып тора. Аның йөрәкләргә үтеп керердәй җомга вәгазьләреннән җиде юл чатында калучылар гына түгел, тыңлаучыларның һәркайсы үзенә гыйбрәт ала, нәтиҗә ясый, туры юлга күнә, гаиләдә килеп чыккан низагларны көйләү юлларын таба. Райнурның әнисе Халисә ханымның сүзләре искә төшә: «Урамга чыксам, халык рәхмәт укый». Хәзер менә аны КФУга укытырга чакырганнар. Шулай да ул колачлаган эшләр ничек кенә күп һәм киңкырлы булмасын, аның өчен беренче планда – гаиләсе – хатыны, балалары...
«Ни чәчсәң, шуны урырсың»
Рузилә ханым: «Безне әни бәләкәйдән эшләтеп үстерде. Эш белән мәшгуль баланың начар уйлар уйларга вакыты калмый. Безнең балалар мал-туар гына карамыйлар, бакчада да эшлиләр: минем белән бергә утырталар, чүп утыйлар, виктория төпләрен йомшарталар. Мин аларга беркайчан да кисәтү ясамыйм. Күреп торам: бала тырыша. Ике арада аңлашмау килеп чыкканда, орышмыйча, ачуланмыйча, әкрен генә җайлыйсың. Кычкыру юньлегә китерми. Минемчә, бала тәрбиясендә иң мөһиме – аны тыңлый, ишетә белү! Бала чакырганда, янына барырга кирәк! Әгәр бүген алар чакырганда бармыйсың икән, иртәгә алар үзләре килми».
Райнур хәзрәт: «Без – дини гаилә. Мин үзем беренче мәртәбә мәчеткә дүрт яшемдә бардым. Мәчет безнең өйгә якын гына урнашкан иде. Укыйсым килә, дидем. Алмадылар. Елап кайттым. Әти, кулымнан җитәкләп, кире алып китте. «Утырып кына булса да торсын», – диде. Шуннан бирле мәчеттә. Гаиләдә без ике малай үстек. Әти безне бәләкәйдән итек басарга өйрәтте. Хәзер уйлыйм: аның төп нияте безне эш белән тәрбияләү булгандыр. Урамда кагылып-сугылып йөрергә вакыт калмый торган иде. Мин бик күзәтүчән идем: кеше нинди хәлдә үзен ничек тота?! Авыр хәлдә калучыга гел булышу юлын эзли торган идем. Салкын кышта, буранда урамда аунаган исерекләрне өйләренә алып кайту дисеңме, кирәксенгәненә су ташу дисеңме... Берсе дә калмады. Мәктәптә, көллияттә укыган еллар бик тиз артта калды. Әнигә Мәскәү Ислам университетына китәчәгемне белдергәч, каршы килмәде. «Мин сезгә ышанам», – дия торган иде ул.
Мин тәрбия мәсьәләсендә әтинең алымын яратам. Үгет-нәсыйхәтен бирер, әмма гел тикшереп, эзеңә басып тормас. Һәр нәрсәдә, бигрәк тә бала белән мөнәсәбәтләрдә чик-чама булырга тиеш! Туктаусыз контрольдә тоту баланың мөстәкыйльлеген чикли. Ә кайчак юк итә. Бу – куркыныч әйбер. Мөстәкыйль булмаган бала киләчәгенә ышанычсыз, өметсез карый. Безнең атнага бер түгәрәк өстәл янына утырып сөйләшә торган гадәтебез бар. Җыйнаулашып утырабыз да килеп туган бөтен сорауларны шунда хәл итәбез. Мин аларга: «Бер-берегезнең кадерен белегез, әмма сезнең кадерне белмәгәннәрне күрә белегез», – дип өйрәтәм. Ни чәчсәң, шуны урырсың, дип дөрес әйтәләр. Чыннан да шулай бит».
Ике сүзнең берендә: «Без бик бәхетле», – ди алар. Бәхет кошы кунган ояда гына канатлар ныгый. Кошлар да кай якка очканнарын белеп оча. Өйләрендә иман нуры балкып торган Газизовлар гаиләсе дә шундый. Аларның да үзләре сайлап алган тынгысыз юллары, якты киләчәккә төбәлгән хыяллары бар.
Мәдинә АВЗАЛОВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез