«ВТ» журналисты - җиңүче!

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында массакүләм мәгълүмат чараларында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә караган темаларны иң яхшы яктыртуга багышланган конкурска йомгак ясадылар.

Быел конкурска республика телеканаллары, радиостанцияләр, басма мәгълүмат чаралары, мәгълүмати агентлыклар һәм челтәр (интернет) басмалары редакцияләре журналистлары һәм коллективларыннан 188 мәгълүмати материал килгән.

"Татарстан Республикасында ипотека кредиты базарын үстерү буенча басма ММЧ, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында иң яхшы материал" номинациясендә хезмәттәшебез Эльвира Вәлиева җиңде.

Аны җиңүе белән министр Марат Айзатуллин котлады, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Котлауларга без дә кушылабыз!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре