Үзе тырыш, үзе ярдәмчел
Шөкер, авылдашлары һәм күршеләре белән кайгы-шатлыкларны уртаклашып яшәүчеләр бар әле. Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылында яшәүче Евдокия Толстова да күршеләрен мактап сөйләде.
– Мин авылдашларымнан да, күршеләремнән дә бер дә зарлана алмыйм. Бәрәңге утырту, алу булсынмы, печән өюме, утын ярумы... Нинди эшкә тотынганымны күрсәләр, күршеләр керә дә җитә. Шулай иткәч, авыр эш тә җиңеләя. Бу авылга килеп төпләнгәч, игътибар иткән әйберем шул булды. Авыл халкының күбесе ярдәмчел монда. Ирем дә тракторы белән гел булышып йөри. Күрше-тирә авыллар бик аптырый безгә, – ди Евдокия ханым. – Авылдашыбыз Виталий Иванов өй түбәсен дә ябыша, стенасын да өешә, терлек тә чала, бакча да яра, баздан бәрәңге дә чыгара. Акча алмый, хәтта өй түбәсен ябу кебек зур эшләрне үзе генә башкара икән, анысын да бушлай эшли. Без, әлбәттә, акча тәкъдим итәбез. Ләкин аның бөтен сүзе шул: «Сез миңа булышасыз, мин – сезгә. Без бергә». 42 яшь кенә әле Виталийга. Әнисе белән генә тора, өйләнмәгән. Кырын гадәтләре дә юк. Андый егетләр тагын бар әле. Ялгыз апаларга булышалар. Капка төпләрендәге, бакчаларындагы үләннәрне чаба, утын яра, печән өешә.
Ә менә күрше авылда бу мәсьәләдә авыррак, ди Евдокия ханым. Зур булмаган авылда зират янын чабып алырга да кеше юклыктан зарланды.
– 32 кешелек авылда яллап чаптырырга да кешесе юк бит аның. Акчадан да тормас идек югыйсә. Эшләүчесе булмагач, әлегә кадәр үлән басып ята зират буйларын, – ди ул.
Арча районының Мәмсә авылыннан Рәмзия Хәбибуллина күршеләре белән туганнардай яшәвен әйтте.
– Минем кебек күршеләр беркемдә дә юктыр ул. Гөлсинә апа, Радик, Фәүзия апа, Рәйсә, Гөлзидә белән бик дус яшибез. Авырлык килсә дә, сөенеч булса да, бергә инде без. Быел Хаҗга бардым. Кайтуымны зарыгып көтеп тордылар күршеләрем, үзем юк дип тормаганнар, бакчадагы эшләремне дә эшләргә булышканнар. Бераз гына күзләренә күренми торсам да, шунда ук юксынып, эзләп керәләр. Яшьли вафат булган улымны да онытмыйлар. Үлгән көнен дә, туган көнен дә искә алып сөйлиләр, – ди ул.
Дөрес, аның фикеренчә, элек күршеләр дә, авылдашлар да бердәмрәк булган.
– Элек бәрәңгесен дә бергә утыртып, бергә алдык, печәнен дә бергә ташыдык. Хәзер техника заманы бит. Шулай да күршебезнең бакчасына трактор керә икән, кемнең ире өйдә юк, шуңа йөгереп кереп җитәбез. Тәмле сыйлар белән дә бүлешәбез. Каршыбызда таҗик хатыны яши. Әле кичә генә пылау белән сыйлады. Кызларының туган көне иде, котлап та чыктым. Шуңа күрә күршеләрдән уңдым мин. Туганнарым да бар, алар белән дә бик дус яшибез, тик күршеләрем белән көн саен бергә кайнашабыз, – ди Рәмзия апа.
Битарафлык
Тумышы белән Кукмара районының Төркәш авылыннан булган Рөстәм Гыйльманов та элегрәк елларын искә ала. Аның әйтүенчә, авыл халкы татурак булган, хәзер, кызганыч, капкаларга да, күңелләргә дә йозак эленгән.
– Авылны бер бөтен итеп тотучы кешеләр бакыйлыкка күчеп бетте. Авылларда күбрәк битарафлык күзәтелә хәзер. Шуңа күрә күмәкләшеп эшләү дигән әйбер юк инде ул, – ди Рөстәм.
– Ә инде үлән чабу, мал астын чыгару, җир казу, бәрәңге утыртышу, кадак-чүкеч биреп тору кебек эшләрне кушар кеше бар бездә. Бераз кырын яклары булса да, юк-бар сөйләп йөрми, кеше әйберенә тими, эшли торган, тырыш егет. Акчасын сорап алмый, күпчелек кешегә бушлай да эшләп китә. Ләкин безнең буш җибәргәнебез юк. Көнлек акчасын да түлибез, ашатып-эчертеп, күчтәнәчләрен дә бирәбез, – ди Рөстәм. – Зур эшләр вакытында туганнар да булыша, ләкин акчага ярдәмләшү дигән нәрсә юк бездә. Бүген ул сиңа килсә, икенче көнне син аңа барып булышасың. Туганлык акча белән исәпләнергә тиеш түгел, дип саныйм. Элек күршеләр белән дә нык йөрешә, ярдәмләшә торган идек. Хәзер аның ихтыяҗы да калмады бит. Маллар юк, печән чапмыйлар.
Берләшү урыны... зират
Чүпрәле районының Иске Кәкерле – балта осталары белән дан тоткан авыл. Халкы элек-электән тырыш булган, көр яшәгән. Ләкин хәзер авылдагы йортлар да сирәгәйгән, халык та битарафланган. Җирлек башлыгы Рөстәм Фәткуллин фикеренчә, ярдәмләшү кимүнең беренче сәбәбе шул.
– Элек акчага гына корылган заман түгел иде. Халык бозавын, ашлыгын, утынын алса, кышны җырлап чыга торган иде. Клублар тулып тора, күршеләр йөрешә. 2000 нче еллар башында авылыбызда «Рәт» бәйрәме узды. Утызлап кеше җыелышып, авылдашларда кунак булып йөрешле иде. Бер ай эчендә шулай утыз кешедә йөреп чыга торган идек. Хәзер андый күренешләр бетте, – ди ул.
Халык тамак ягын күбрәк кайгырта башлагач, үз мәшәкатьләре арткач, ярдәмләшү, күршегә йөрешү дә беткән.
– Хуҗалыктагы өмәгә 5–6 кешене дәшсәң, унбиш кеше килә торган иде. Йортны да бергә салдылар, мунчаны да күмәк күтәрделәр. Әле бөтен эшне кул белән эшләү иде бит. Халык шулкадәр ярдәмчел булган, – ди Рөстәм Фәткуллин. – Хәер, кешесе дә күп иде шул. 700 йорт булса, бүген эшкә яраклы кеше нибары 50 өйдә яши. Күп йортлар буш, ялгызлар да күп. Аларга социаль хезмәткәрләр ярдәм итә. Эш эшләргә кирәк булганда, бары тик акчага гына киләләр. Бушлай ярдәмләшү дигән әйбер бетте инде ул. Дөрес, мәет җирләгәндә халык берләшә әле. Кабер казырга кеше күп җыела.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез