WhatsApp мессенджерын эшләүчеләр мессенджерның үз каналларын булдырырга ниятли. Аларның әйтүенчә, озакламый безнең барыбыз өчен дә алардан файдалану мөмкинлеге ачылачак.
Каналларның чатлар һәм төркемнәрдән аерым булачагы күздә тотыла. Аларда хәбәрләр, фото, видео, стикер һәм сораштырулар урнаштырырга мөмкин булачак. Ягъни WhatsApp тулысынча Telegram мессенджерына охшап калачак. Тик фото, видеоларны һ.б. карап кына булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез