СӘЛАМӘТЛЕК
-
Сәламәтлек
Шаулый, тик диңгез түгел: колактагы шау җитди чир билгесе булырга мөмкин
Аны кичермәгән кеше сирәк, чөнки Җир йөзендә һәр өч кешенең берсе аннан интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре, аның җитди чир башлангычы булуын әйтеп, чаң суга. Сүзебез – колак шаулау турында. Аннан котылып һәм булдырмый калып буламы?
-
Сәламәтлек
Ачы дәва: баланнан да яхшы дару юк
Авырулар сезоны башланганда баланнан да яхшы дару юк! Чөнки ул С витамины күләме буенча хәтта цитруслыларны да уздырып җибәрә. Ул шулай ук каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний, тимер кебек микроэлемент һәм минераллар, 13 төрле аминокислота, эфир майларына да бай.
-
Сәламәтлек
Йод җитәме?
Даими арыганлык, еш салкын тию, тырнакларның сынуы, чәч коелу кебек билгеләр йод җитмәүдән булырга мөмкин. Аңа кытлык сәламәтлек өчен бик куркыныч.
-
Сәламәтлек
Санамасаң да, аза: тире яман шеше турында нәрсәләрне белеп торырга кирәк?
Ул – иң мәкерле авыруларның берсе, соңгы 30 ел эчендә дөньяда аның белән авыручылар саны 50 процентка арткан. Авыру хакында күпләр ул башланганда түгел, ә азгач кына беләләр. Сүзебез тире яман шеше – меланома турында.
-
Сәламәтлек
Температураны төшермәскә?!
Салкын тиеп, температура күтәрелүгә аны тизрәк төшерергә тырышабыз. Ә табиб Ираида Букина башка фикердә.
-
Сәламәтлек
Көзге кәефсезлектән коткара торган 5 киңәш
Психолог Юлия Неверова көзге күңел төшенкелегеннән котылу өчен түбәндәге биш кагыйдәне истә тотарга куша.
-
Сәламәтлек
Йотасы да онытасы түгел: даруларны дөрес эчмәү аяныч нәтиҗәгә китерә
Эчкән даруыңның файдасы булсын дисәң, аны дөрес итеп кулланырга кирәк, ди белгечләр. 80 процент очракта даруның шифасы тию-тимәү нәкъ менә аны тиешенчә эчүгә бәйле. Даруны каптың да эше бетте дигән сүз түгел, ул да билгеле бер кагыйдәләрне истә тотуны таләп итә.
-
Сәламәтлек
Күтәрелсә дә, төшсә дә начар
Аңа күпләр әһәмият биреп бетерми. Чөнки яшәргә комачаулый торган билгеләре юк, кыенлык тудырмый. Табиблар исә, аның югары булуы да, түбән төшүе дә куркыныч, дип чаң суга. Сүзебез – кандагы холестерин турында.
-
Сәламәтлек
Көзен ничек авырмаска? – Табиб 5 кагыйдәне атап үтте
Көз көне 3 әйбер: сезон алышыну, көннәр кыскару һәм чираттагы яллар тәмамланып, халыкның эш коллективларына әйләнеп кайтуы иммунитетка тискәре тәэсир ясарга мөмкин.
-
Сәламәтлек
Ял да ярдәм итми: хроник арыганлыктан ничек котылырга?
Россиядә яшәүче халыкның өчтән бере аннан интегә. Элек ул 40 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләр арасында киң таралса, хәзер яшьләр арасында да еш очрый. Сүзебез – хроник арыганлык турында. Нәрсәсе белән куркыныч һәм аннан ничек котылырга соң?
-
Сәламәтлек
Роспотребнадзор вәкиле: «Кавын, карбызны юл буеннан сатып алмагыз»
Бахча культураларын (кавын, карбыз) рөхсәт ителгән сәүдә нокталарыннан гына сатып алырга ярый. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Прокофьева әйтте.
-
Сәламәтлек
Табиб эсседә ОРВИ белән авыру сәбәпләре турында сөйләде
Россиядә грипп һәм ОРВИ сезоны сентябрьдә башлана. Әмма җәен дә көтмәгәндә генә чирләп китәргә мөмкин.
-
Сәламәтлек
Көненә күпме кыяр һәм помидор ашарга? – Табиб киңәше
Көненә уртача зурлыктагы ике помидор һәм зур булмаган ике кыяр ашасаң (икесе ярты кило чамасы була) – шул җитә. Табиб-диетолог, эндокринолог Антон Поляков “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
-
Сәламәтлек
Намаз сихәте
Намазның иң беренче сихәте – җанны дәвалауда.
-
Сәламәтлек
Йокмый, әмма йончыта: псориаздан котылып буламы?
Аннан Җир шарында яшәүчеләрнең 3 проценты интегә. Кычытып әрнүе күңелгә тия, тышкы кыяфәте уңайсызлык тудыра. Йокмый, әмма бүгенге көндә дә нидән килеп чыкканлыгы тулысынча ачыкланмаган аутоиммун авыру санала ул. Бер караганда, чир дә сыман түгел, әмма ул аның турында онытканны «яратмый». Сүзебез – псориаз турында.