Россия хөкүмәте махсус хәрби операция барышында һәлак булган яки хәбәрсез югалган хәрбиләрнең рәсми никахсыз гына торган хатыннарын «законлы ир белән хатын» дип танырга рөхсәт бирә торган закон проектын хуплады. Димәк, алар да тол калган хатыннар өчен каралган барлык ташламалардан файдалана алачак.
Әгәр законны кабул итәләр икән, тол калган хатыннарга пособиеләр һәм бер тапкыр түләнә торган акча тиеш булачак.
– Закон проекты махсус хәрби операциягә китеп өйләнергә өлгермәгән, яки, киресенчә, башта хәрби бурычны үтәп, аннары рәсми рәвештә никахын теркәргә карар кылган хәрби хезмәткәрләр гаиләләренең мәнфәгатьләрен якларга тиеш. Әгәр ир-ат үлә икән, хатын-кыз һәм аларның уртак балалары дәүләт ярдәменнән мәхрүм калыр иде, ә бу дөрес түгел», – ди бу җәһәттән «Аталар берлеге» президиумы әгъзасы Павел Склянчук.
Арттырачаклар
Татарстанда 2024 елның беренче кварталына минималь куллану бюджеты 888 сумга арттырылды. Хәзер аның күләме 23381 сумны тәшкил итәчәк. Тиешле карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Искәртеп узыйк: моңа кадәр бу күрсәткеч 22493 сум иде.
Минималь куллану бюджеты – кешенең төп физиологик һәм социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне тәэмин итә торган товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең бәясе ул. Әлеге күрсәткечне халыкның тормыш дәрәҗәсен бәяләү, бюджет формалаштыру, хезмәткә түләүнең минималь күләмен билгеләү өчен файдаланалар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез