Татарстан хаҗилары туган якка кайта. Быел якташларыбыз изге сәфәргә «Хаҗ Кәрим» программасы буенча да барды. Федерация Советы әгъзасы, хәйрияче Сөләйман Кәримов хаҗга юллама алу өчен биш мең кешегә акча бирде. Алар арасында Арча районында яшәүче Гөлфия Мәгъсүмова белән Тәнзилә Вәлиева да бар.
– Егетләр янына йөргәнебез, аларга ярдәм оештырганыбыз өчен шулкадәр зур бүләк насыйп булыр дип уйламаган да идек. Документларыбызны җыеп биргәннән соң, башта сез программага эләкми калдыгыз, дип хәбәр иттеләр. Күңелне төшермәдек. Димәк, вакыты җитмәгән дип кабул иттек, – дип сөйли Гөлфия апа. – Әмма күңелдә барасы килү, изге җирләрне күрү теләге зур иде. Һәр көнне Аллаһы Тәгаләдән, хәерлесен насыйп ит, дип сорадык.
Догалары кабул була. Хаҗга барасыларын юлга чыгарга бер көн алдан гына әйтәләр аларга. Изге сәфәргә бергә кузгала алар.
– Ничек сөенгәнебезне белсәгез иде. Төн эчендә әзерләндек. Шөкер, бик яхшы кешеләр белән бергә туры килеп, сәфәргә кузгалдык. Юлдашларыбыз арасында СВОда катнашкан егетләр дә, якыннары һәлак булганнар да, егетләрне дүрт күз белән көтүчеләр дә, безнең кебек ярдәм итүчеләр дә бар иде, – ди Гөлфия апа.
Хаҗдагы истәлекләрен барлаганда күңелләре тула аларның. Изге сәфәргә кузгалуга, Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен тойдык, диләр.
– Анда һәр теләк кабул була икән. Авыздан чыгуга, чынга да аша. Хаҗга бару гына түгел, дөрес итеп сөйләшә белү дә кирәк дип кайттык. Иң элек Тәнзилә дә, мин дә илебезгә тынычлык сорадык. Махсус хәрби операциядәге егетләр аркасында монда килеп эләккәнбез икән, аларның үзләренә исәнлек-саулык теләдек. Татарстанның төрле районнарындагы егетләр исемлеге бар иде бездә. Һәлак булганнарны да догасыз калдырмадык. Шуннан соң гына үзебезне уйладык, – ди Гөлфия апа. – Анда бер генә минутны да әрәм итәсе килми. Йоклап яту да оят төсле. Әмма ял итмичә дә булмый. Бераз хәл керүгә, догада булдык. Күңелдәге хисләр ташып тора. Иң мөһиме – алга таба да игелекләр кылып, күңелләрне сафландырып яшәргә насыйп булсын.
Тәнзилә Вәлиева да хаҗга барып кайтуына сөенеп туя алмый. Күңелдәге рәхәтлекне белсәгез иде, ди ул.
– Солдат егетләрнең рәхмәтедер инде ул. Беренче барганда ук үз якыннары кебек каршы алды бит ул балалар. Күбесе якташ егетләр. Кечкенә чакларыннан күз алдында үскән балалар. Ничек инде аларны ташлап булсын ди?! СВОга алты тапкыр бардык. Барган саен догалар кылып, илгә-көнгә тынычлык сорап кайтабыз, – ди ул да. – Инде изге җиргә килеп эләккәч тә, иң беренче итеп дөньяның җайлануын, тормышларыбызның элеккеге хәленә кайтуын сорадык. Һәр ир-егет үз гаиләсенә исән-имин кайтса иде. Изге эшләребезне күреп, безне сөендергән иганәчегә чиксез рәхмәт. Быелгы хаҗ күңелләрдә бик озак сакланыр. Аллаһы Тәгалә юлыбызга гел яхшы бәндәләр генә чыгарып торды. Анда ничек кенә рәхәт булмасын, Арчабызга кайтып керә алуыбызга чиксез бәхетлебез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез