Хакимнәр һәм без (Дөньядагы чуалышларны күзәтеп)

«Хакимнәр кем соң?» («А судьи кто?») Грибоедовның данлыклы әсәренең герое Чацкий соравы барыбызга да диярлек таныш. Синең гамәлләреңә бәя бирүче, сөйләүче, сине хөкем итүчеләр үзләре кем? Үзләре сөттән ак, судан пакь булганнар ярар гаепләсен, хөкем чыгарсын да. Тик андыйларга вак эшләр гадәттә ят, алар аннан өстен. Башкалар исә, ниндидер урын, вазыйфа биләгән очракта да, еш кына синнән гөнаһлырак, хәтта түбәнрәк тә. Канатлы ул сорау нәкъ шуны искәртә...

«Хаким» сүзенең татар телендә әле гел икенче мәгънәсе дә бар. Ул сүз белән ил җитәкчеләрен, патша, президентларны да атыйлар. Менә шуларның кешелек сыйфатлары, югары пост биләргә лаек булу-булмаулары, идарә ысуллары, иң биек кәнәфиләргә ирешкәннәрнең дә түбәнлеге турында иде бүгенге сүз.

Хакимнәр дигәндә «идарә вертикале» дигән күренеш күз алдына килә. Хакимнәр таянган, аларга хакимлек итәргә булышкан иерархия. Вертикаль димәктән, ул дәүләткә генә дә кагылмый. Мәсәлән, һәр предприятиенең директоры, директорның берничә урынбасары, алардан бер баскыч астарак үзләренең урынбасарлары белән цех, бүлек башлыклары. Цех башлыклары карамагында мастер, өлкән мастерлар – эшне оештыручы, эшчеләр белән идарә итүчеләр торса, бүлекләрдә исә төрле вазыйфадагы инженерлар хезмәт куя. Мондый иерархия, мондый субординация эш барсын дигәндә бик дөрес һәм мөһим.

Дәүләт масштабындагы вертикаль башкачарак. Дәүләтләрдәге вертикаль, корпорацияләрдәгедән аерыла гына түгел, ул һәр илдә үзенчә. Ул каты да, шактый йомшак та булырга мөмкин. Ахыр килеп, ул – кешенең иреген, хокукларын билгеләүче дә. Каты вертикаль – авторитар, бигрәк тә тоталитар дәүләтләр кыйбласы. Алар очрагында астан инициатива гадәттә булмый, өстәгеләр илгә, халыкка ни, нәрсә кирәклекне яхшырак белә, дөресрәге, беләм дип уйлый. Өстән килгән һәр карар дөрес, шулай тиеш, дип кабул ителә. Йомшак вертикаль исә хакимият тармаклары бер-берсенә буйсынмаган, ул гына да түгел, җәмгыятьтә бик күп горизонталь багланышлар булган, бәйсез оппозиция, сәяси көндәшлек яшәгән тарафларда җан асрый. Андыйларда гадәттә гражданлык җәмгыяте дә була, гражданнар ирекле сайлаулар аша да, башка юллар белән дә дәүләтне идарә итүдә катнашып килә. Фикер каршылыгы җитәрлек булса да, диалоглар, озын-озак бәхәсләр аша килешү табыла тора...

Кешелек дигәнебез гомер-гомергә беренче вариантны үз итеп яшәгән. Дөнья илләренең өчтән икесендә әле бүген дә үтә каты яисә уртача катылыктагы хакимият вертикале. Андый очракта ил, халык язмышлары дәүләттәге беренче кешегә, аның холык-фигыленә, карашларына нык бәйле. Андый очракта субъективлык күп – дәүләт чаклы дәүләт бер кеше яисә тар даирә акылы белән яши. Каты вертикаль хакимгә идарәне дә шактый җиңеләйтә – син әйткәнне йөгереп үтиләр. Ирек-хөрлекне үз иткән яклардагы кебек карар, гамәлләрне халык белән дә, хакимиятнең башка тармаклары белән килештереп маташасы, озаклап уртак тел эзлисе түгел.

Ул гынамы, борынгы фикер ияләреннән башлап, бүгенге галимнәргә чаклы бер нәрсәне төгәл билгели: вертикаль, аның катысы башына югары әхлаклы, гыйлемле, кешелекле затлар сирәк килә. Андыйларның властька кызыкмавы – бер хәл, кызыкканда да алар үтә алмый. Югары кәнәфигә күпчелек очракта елгыр, шома затлар, өстенлек яратучылар ашкына һәм ирешә. Ирешә һәм кул астындагылардан теләсә нинди юанлыктагы баулар ишә. Шул исәптән халыктан да. Табигый ки, намус, мәрхәмәтлелек, интеллект ягыннан аерылып тормаган зат гаделлек дип артык баш ватмый гына түгел, ул аны теләми дә. Ягъни кешелекнең күп бәлаләре хәтта бүген дә хакимнәрдәге кешелек сыйфатына, дөресрәге аның аларда шактый аз булуына, властьның әхлаксызлыгына, хәтта оятсызлыгына (цинизм) барып тоташа, дияргә мөмкин.

Шуңа да без югары урын биләгәннәргә карап, еш кына: «Ни тиешле компетенциясе, гыйлеме юк, кешелеклелеге ташка үлчим, бу зат властька ничек, нинди хикмәтләр белән килеп эләкте икән?» – дип аптырыйбыз. Чыннан да хакимият дилбегәләре ник аңа лаек булмаганнар кулына эләгә соң? Кемнәрдер моны очраклылык белән аңлатса да, биредә очраклылык юк. Бу – закончалык. Хакимият – иплеләр түгел, күпчелек очракларда ипле, гадел булып кылана, уйный белгән ипсезләр, элек бер искәрткән шоуменнар, «альфа-самец»лар урыны.

Гади халык ышанучан, аңа һәрчак гади чишелешләр, тиз нәтиҗә кирәк булганга да шулай ул. Шуны аңлаган елгыр кандидат аңа иртәгә үк теләгәнен вәгъдә итә, ышандыра. Чынлап әйтәме, әллә образга гына керәме, обыватель властька омтылучының лепкәсен ачып баш миен тикшерә, карый алмый. Ә акыллы, лаеклы зат, уйный белми генә түгел, буш вәгъдәләр өләшүне түбәнлеккә дә саный. Белемле зат әле тагын икеләнүчән дә була. Ә гавамның табигате шундый, ул тәвәккәлне ярата. Гавамны гомумән эчлек артык кызыксындырмый, аңа күбрәк форма, рәвеш кирәк. Гади категорияләр белән фикер йөрткән гади халыкка интеллектуал китергән аргументлар, анализ –  баш сызлавы гына, ул аңа артык катлаулы. Артык акыллы, белемле кеше гавам өчен ят, ул аңа кызык түгел. Галимнәр хәтта чикне дә билгеләгән: IQ (интеллект коэффициенты) 120 дән арткан икән, хакимияткә ымсынма да, йөрмә, уйлама да, барыбер үтә алмыйсың – синең халыкка ошау ихтималың нульгә тигез.

Ә инде трибунадан һәр ялгыз хатынга – ир, һәр эчкечегә теләгән чаклы аракы, һәр фәкыйрьгә тамак туклыгы, өс бөтенлеге вәгъдә итәсең икән – шансларың зурдан. Нәтиҗә шундый: хакимнәр, хакимият сыйфаты турыдан-туры халык сыйфатына бәйле. Тиккә генә «Һәр халык үз хакименә лаек», – димиләр...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре