Халыкара «Татар кызы-2024» титулы иясе билгеле

Бүген Пензада Халыкара «Татар кызы – 2024» бәйгесенең финалы узды. «Татар кызы – 2024» исеменә Оренбургтан Алсу Байгильдина лаек булды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 

Финалга 12 кыз чыккан иде. Алар арасында «Ялкын» журналының баш мөхәррире Энҗе Габдуллина да бар.

Финалистлар исемлеге:

Батыркаева Ангелина – Пермь
Бәдриева Фәизә – Мәскәү
Байгильдина Алсу – Оренбург
Габдуллина Энҗе – Татарстан
Галивеева Асия – Кыргызстан
Дәүләтшина Алсу – Башкортстан
Закирова Ленара – Үзбәкстан
Йосыпова Диләрә – Ленинград
Мәхмүтова Фәрзәнә – Самара
Нәсретдинова Вәсилә – Казахстан
Сәйфуллина Алсу – Пенза
Сәйдуллина Лилия – Төмән
Шулай ук, ике кыз – Ростовтан Юлия Бараева белән Кировтан Илнара Әхәтова махсус призга лаек булып, «Татар кызы-2024» титулы өчен көч сынашмыйча гына, финал бәйгесендә катнашу хокукына ия булган иде.

Фото: "Татар-кызы" сәхифәсеннән

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре