ХАМАС вәкиле Мәскәүгә килгән

Палестинаның “ХАМАС” хәрәкәте политбюросы башлыгы урынбасары Муса Әбү Марзук эш визиты белән Мәскәүгә килгән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә. Марзук Россиягә соңгы тапкыр июнь аенда килгән булган.

“Әбү Марзук Мәскәүгә килде”, – дигән агентлыкка үзенең чыганагы. Аның әйтүенчә, ХАМАС вәкиле берничә очрашу үткәрәчәк. Кемнәр белән икәнлеге әлегә билгеле түгел.

Исегезгә төшерәбез: кичә Палестина президенты Мәхмүд Аббас 14 ел эчендә беренче тапкыр Казанга килде. Татарстан башкаласында ул БРИКС илләре саммитында катнаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре