Киләчәктә Казанда Вознесение трактының икенче өлеше кебек, башкалага 10-15 минутта килеп җитү һәм шәһәрдән чыгып китү мөмкинлеген тәэмин итүче түләүле магистральләр барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте.
“Вознесение трактының икенче өлеше – башкалада тәүге түләүле юл. Ул федераль трассадан шәһәргә 10-15 минутта килеп җитү һәм чыгып китү мөмкинлеген тәэмин итә. Түләүле юл 99 процентка әзер. Юл эшләре төгәлләнде инде. Хәзер түләү алуга бәйле “акыллы система”ны урнаштыруга бәйле эшләр дәвам итә. Дублер юллар да төзелде, автобус маршруты җайга салынды. Вознесение трактының икенче өлеше декабрь уртасында ачылачак, дип көтәбез. Әлеге юл уңай нәтиҗә бирсә, бу тәҗрибәне алга таба да файдаланырга җыенабыз”, – диде министр.
Фәрит Хәнифов әйтүенчә, әлегә түләүле юлдан йөрү хакы билгеле түгел. “Исәп-хисап норматив хокукый акт нигезендә башкарыла. Бу эштә юл төзелешенә алынган кредитларны кайтарып бирү вакыты, машиналар хәрәкәтенең ешлыгы кебек күрсәткечләр дә исәпкә алына”, – диде ул. Министр беренче коймак төерле булмаячак дип тә ышандырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез