Газетага язылу

«Хәсрәтем йөрәгемдә булачак»

Лаешта гомер итүче 65 яшьлек Кадрия Мөхәммәтшинаны язмыш бик сыный. Өч баласын кабергә салган ана ул. Сынган, сыгылган чаклары да күп була. Бар юанычы – әнисеннән ике ай чагында ятим калган оныгы.

«Хәсрәтем йөрәгемдә булачак»

– Тәкъдиремә шулай язылгандыр инде. Күрәчәгем булгандыр, дим хәзер. Казанның 16 нчы заводында эшләп йөргән җирдән Лаешка җибәрделәр. Яшь чак – җүләр чак. Ул чакта күзгә ак-кара күренми бит. Егетләрнең дә янып торганы кирәк. Шундый егетне Лаешта эшли башлагач таптым. Бер елдан улыбыз Радик туды, – дип сөйли Кадрия апа. – Тормышлар җиңел башланып китмәде. Ирем эчәргә ярата иде. Эчүе – бер хәл, бик каты җәберләде дә. Тора алмыйм дип киткән чакларым да булды. Әмма әниләрнең сүзе бер булды – бөтен кеше түзә, яши, чыккансың икән, син дә тор! Ул чакта аерылып кайтулар оят әйбер иде. Мин дә түзәргә тырыштым. Әмма сабыр канатым сынды. 7 ел торганнан соң, Чаллыга китеп бардым. Эшкә урнаштым, фатирга чиратым да җиткән иде. Тик булмады. Ирем мине эзләп кабат килде. Башка эчмим, кул да күтәрмим, дип ышандырды. Хатын-кызга күп кирәкме инде, баланы ятим итмим, бәлки яхшы яшәп китәрбез, дигән өмет белән яңадан Лаешка кайтып киттем.

Кабат бергә кушылгач, икенче балалары туа. Малайга Ришат дип исем кушалар. Бер мәлгә дөньялары түгәрәкләнеп китә. Инде бар да артта калды дигәндә, иренең әтисе яман чирдән бакыйлыкка күчә. Аны соңгы юлга озатырга кайткач, котчыккыч хәл була: бабай белән бергә 3 яшьлек Ришатларын да җир куенына салалар.

– Әтине җирлисе көн иде ул. Каенанам мине абыстайны алып килергә дип җибәрде. Баламны әнигә калдырып китеп бардым. Аның да үз хәсрәте булгандыр инде. Кайтуыма улым суга баткан иде. Әтине җирләргә алып чыгып китүгә, аның урынына улымны кертеп салдык. Ул чактагы хәсрәтемне үзем генә беләм. Бала югалту ачысын кичерү җиңел булмады. Йөрәгем ярыла дип торам. Ничекләр исән калганмындыр... Тупырдап торган, үсеп беткән балам иде бит, – дип искә ала өзгәләнеп Кадрия апа. – Бер елдан Аллаһы Тәгалә миңа кыз бала бирде. Йөрәк ярамны шушы балам белән төзәтермен кебек иде. Әмма хәсрәтем тагын да катырак кузгалды. Бик авыр булса да, ничек тә яшәргә көч таптым. Улым, кызым хакына бирешмәдем. Ә ирем үзгәрмәде ул. Хәмердән арына алмады. Аны шул алып китте дә инде.

Кадрия апа кызы Альбинаны бик яратып үстерә, укыта. Кыз 20 яшендә кияүгә чыга. Матур итеп туй ясыйлар. Бер елдан кызлары туа. Тик ул сабыйга әни җылысында яшәргә насыйп булмый.

– Альбинамның кинәт кенә эче авырта башлады. Табиблар тикшерә торгач, үт куыгының ялкынсынганын күреп алды. Тиз арада операция кирәк, диделәр. Әмма кызым наркоздан уяна алмады. Кулымда аның ике айлык баласы калды. Шул кызыма 12 яшь тулды инде. Әнисе үлгәннән соң, әтисе аны онытты. Шуңа күрә балама бар җылымны бирергә тырыштым. Абыйсы Радик та кулдан килгәнчә булышты, – дип сөйли Кадрия апа. – Радик улым узган елның июлендә СВОга китәм дип кайтты. Контракт та төзеп өлгергән иде. Елап калдым. Бар өметем шушы бердәнбер баламда иде бит! Бер ай дигәндә каты яраланды. Улымны Мәскәүгә госпитальгә кайтардылар. 7 ай дәваланды да яңадан китте. Соңгы сөйләшүебез 30 апрельдә булды. «Әни, бик каты сугышка керәбез. Әгәр исән калмасам, сау бул, чыга алсам, шалтыратырмын», – диде. Шалтыратмады... 3 майда һәлак булган баламны 16 сы җирләдек.

Кадрия апаны бу хәсрәт тагын да бирештерә. Кабаттан йөрәк яралары кузгала. Зираттан кайтып та кергәнем юк, ди ул.

– Бөтен якын кешеләрем бер урында күмелгән. Ирем дә, аның әти-әнисе дә, энем, өч балам да бер тирәдә яталар. Мине соңгы юлга кем озатыр дип тә борчылам. Өметем – оныкларымда. Радик улымның гаиләсе ташламый. Хатыны да, ике улы да хәлемне белеп тора. Шулар яшәтә инде мине, – ди ул. – Бигрәкләр дә бәхетсез булганмын инде. Үзем үлгәнче хәсрәтем йөрәгемдә булачак инде минем. Әмма шулай да язмышыма үпкәләмим. Димәк, мин үтәсе юл шундый булган. Бер генә теләк белән яшим – Аллаһы Тәгалә гомеремне, сәламәтлегемне биреп, балаларымның сабыйларын үстерешеп яши алсам иде. Әбием дип торган кызым да бар бит әле. Шул баланың бәхетләрен күрергә насыйп булсын дип телим.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре