Хат башы, яз каршы

Язарга дип өстәл янына утыргач, иң элек укучымны күз алдына китерәм. Ниндирәк кеше ул, ничә яшьтә, тормышы ниндирәк? Ул миннән нинди сүз көтә? Мөгаен, киңәш-табыш итәсе киләдер, юкса, газетага язылмас иде. Кеше гомер-гомергә кәгазьгә язылган сүзгә күбрәк ышанган, ягъни, китап-гәҗит сүзенә колак салган. Ни дисәң дә, телдән әйтелгән сүз кайчак колак яныннан выжлап үтеп китә. Ә кәгазьгә язылган сүз каядыр китеп югалмый, ул ташка салынган тамга кебек. Син инде язылган сүз турында: «Мин әйтмәдем, алай димәдем...» – дип аклана алмыйсың.

Бераз читкәрәк киттем кебек тоелган иде, әмма редакциягә килгән хатларны укый башлагач, дөрес юлдан барам икән дип шатландым. Чөнки һәр хатта укучыларыбызның гәҗит сүзенә ышануы сизелеп тора иде. Алай гына да түгел, чит-ят колакларга ишеттерергә теләмәгән сүзләрне дә безгә язалар, яшерен серләре белән дә уртаклашалар. Дөрес, кайберләре үзләренең исемнәрен әйтмәүне үтенәләр, әмма, андыйларның «болары сезнең өчен генә» дигәнрәк сүзләр язуы – үзе үк безне якын дус, сердәш итәргә теләвенә бер дәлил.

Менә пенсиядәге укытучы апа хаты. «Риман энем, синең «Икенче бала кирәкме?» дигән мәкаләңне укыгач, кайбер фикерләрем белән уртаклашырга теләдем», – дигән ул. Нәрсә күңелен кузгаткан аның? Укучым хәтерлидер, язмам үзенең үләчәген көне-сәгате белән алдан әйтеп куйган бер ир һәм аның авыр язмышка дучар ителгән хатыны турында иде. Хатыны икенче балага корсакка узгач, ире аңа: «Икенче бала кирәкми, ике бала тәрбияләү берүзеңә авыр булачак, чөнки мин үләчәкмен», – ди. Һәм аның әйткәннәре рас килә. Икенче бала тууга, бу хатынның ире үлә һәм ана кеше зур газаплар белән ике баласын аякка бастыра.

Шушы гыйбрәтле язмыш миңа атап хат язган укытучы апаның күңеленә тигән дә инде. Мин аның хатыннан бер өзекне укучыма тәкъдим итәргә булдым.

«Мин тома ятим килеш педучилище тәмамладым. Җидееллык мәктәбе булган авылга укытучы итеп җибәрделәр. Берничә ел эшләгәч, үзем кебек ятим егет белән тормыш кордык. Авылда ясле-сад юк. Ике баланы ялгызым үстерергә туры килде... Кызым тормышка чыкты, армиядән кайткач, улым өйләнде. Икесе дә икешәр онык бүләк иттеләр. Ләкин эшендә авариягә очрап, улым һәлак булды. Ун елдан киленем үлеп китте, ике балалары тома ятим калдылар. Аларны апасы белән җизнәсе тәрбияләп үстерде... Кызым инсульт кичерде, кияү үлеп китте – менә сиңа ике бала! Кеше, картаймыш көнендә бәхетле булыр өчен, өч бала табып, үстереп, аякка бастырырга тиеш икән». Инде туксанның теге ягына чыккан укытучы апа, үзе әйтмешли, «әби» үзенең күргәннәренә, тормыш тәҗрибәсенә таянып, әнә шундый нәтиҗә чыгарган. «Әниләр ипигә туймаган елларда да алты-җиде бала тапкан», – дип тә өстәгән.

Минем әбием Мәүлиха да: «Унбишне күтәрдем, уналтыны таптым», – дип сөйли иде. Ни өчен уналты? Чөнки игезәкләре бар иде аның, шуның берсе – әтием Солтан. Нинди хәлдер, мин үземне белә башлаганда, шул уналты баланың өчесе генә исән иде. Күбесе бала чакта, үсмер вакытта «эч авыртып», «баш авыртып» үлеп киткәннәр. Ул чакта авыл җирендә диагноз куючы да булмаган бит. Гомумән, табиблар булмаган. Бу язганнарым хат авторы фикерен куәтләп, күбрәк бала табарга өндәү булып аңлашылмасын. Тормышта әле «язмыш шаяруы» дигән нәрсә дә бар. «Язмыштан узмыш юк», «Аллаһ һәр баланы үз ризыгы белән тудыра»... кебек сүзләр инде менә күпме вакыт телдән-телгә, күңелдән-күңелгә күчеп яши бирә. Аларны бабаң түгел, ә заман чыгарган.

Безгә язучы өлкән яшьтәге укытучы үзенең хаты ахырында тагын бер мәртәбә: «Картлыгы бәхетле булуын теләгән һәр яшь кеше ким дигәндә өч бала тапсын һәм тәрбияләп кеше итсен!» – дип өстәгән. Мин аңа олы рәхмәтләремне җиткерәм. Ни өчен? Тормышка гамь уяткан, яшәү мәгънәсе турында тагын бер кат уйланырлык гыйбрәтләр язган өчен. Ә бәхетле картлык өчен ничә бала табу кирәклеге турында һәркемнең үз фикере бардыр. Язышыйк, фикерләшик, җәмәгать!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре