Редакциябезгә әниләре өчен борчылып балалары язган хат килеп төште. Аерым бер кеше язмышы турында булса да, бик күпләрнең күңел түрендәге борчу, кайчак үпкә хисләрен уята ул. Бала чаклары сугыш елларына туры килеп, кечкендән тир түккән әби-бабайларда ул хис бәйрәмнәр җиткәндә тагын бер уянып ала. Бүләктән бигрәк, игътибар өмет итә алар. Бу язма документлардан бигрәк, кешелек мөнәсәбәте турында.
Исәнмесез, «ВТ» редакциясе. Уйлап йөрдек тә, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык. Берничә көн элек әниебез Нәсимә Сөләймановага (Зыятдинова) 95 яшь тулды. Ул Әлмәт районының Шарлама авылында яши. Әниебез сугыш чоры баласы. 1941 елда аның әтисен сугышка алалар. Каты авырудан соң әнисенең кулы гарипләнә. Әбиебез гомер буе сыңар кул белән яшәде. Әтиләре сугышка киткәндә әнигә – 11, апасына – 15, сеңелләренә 5 һәм 1 генә яшь була. Бабай сугыштан аяксыз булып кайта.
Әниебез сугыш елларында да, аннары да колхозда бер көн калмыйча эшләгән. Әмма шуңа карамастан, ул беркайчан да дәүләттән ярдәм алмады. Хәтта Җиңү бәйрәмендә дә бер дә котламадылар. Сугыш елларында эшләгәнен дәлилләр өчен күп йөрдек. Яңа Кәшер авылы архивы янган булып чыкты. Бегә бернинди белешмә бирә алмадылар. Татарстан архивына да бардык. Анда да бернинди мәгълүмат юк. Алар Әлмәткә кайтарып җибәрде. Тик бу юлы да безгә бернинди мәгълүмат бирә алмадылар. Районның Пенсия фондына, социаль яклау бүлегенә дә бардык. Кыскасы, әнинең эшләгән елларын беркайда да раслап булмады.
Җиңүнең юбилейлы елларында өлкәннәргә зур суммада акча бирәләр. Әни моннан да мәхрүм. Үз гомеребездә бер тапкыр, Җиңүнең 65 еллыгында әнигә тартма белән азык-төлек җыелмасы эләкте. Анысы да үлеп киткән ветеранныкы булган.
Быел әни тагын дәүләт бирә торган акчадан мәхрүм кала инде. Ул мохтаҗ түгел, без, балалары, бар! Тик әни өчен күңелебез әрни, ул үзе дә моңа бик читенсенә. Әнинең дә башкалар кебек тыл хезмәтчәне икәнен расларга булышыгыз әле.
Ихтирам белән, Нәсимә Сөләйманованың балалары Газинур, Гөләмзә, Гөлчәчәк, Илһам.
«Исемлектә юк»
Нәсимә апаның балаларыннан хат килүгә, иң беренче булып Әлмәт районының социаль яклау бүлегенә шалтыраттык. Җавапны озак көтәсе булмады. Телефонның теге ягындагы ягымлы тавышлы туташ безнең белән ипле сөйләште. Нәсимә апаның туган елын, исем-фамилиясен сорап алып, компьютердан эзләп карады. Җавап тиз булды – тыл хезмәтчәне буларак бездә исәптә тормый, диделәр.
Инде нишләргә? Район хакимиятендәгеләр бу мәсьәләне хәл итә алмасмы дип район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары белән элемтәгә чыккан идек. Тик җитәкче ханым беренче көнне Казанга киткән булып чыкты, икенче көнне дә безне тоташтырмадылар.
Аптырагач, Әлмәт районының ветераннар советы җитәкчесе Владимир Яшанин белән элемтәгә кердек. Бәлки, Әлмәт кебек зур шһәрдә берәр хәйрияче килеп чыгып, әбекәйне бәйрәм белән котлар? Әлеге фикерне Владимир Яшанинга да җиткердек. Икебез бер уйда булып чыктык, ничек тә тырышырбыз, Нәсимә ханымны игътибарсыз калдырмабыз, диде ул.
Судсыз булмый
Язма әзерләгәндә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән очрашырга насыйп булды.
– Мондый очраклар бик күп. Аеруча бәйрәм җитәрәк, бик күпләр мөрәҗәгать итә. Андыйларга бер киңәш – судка барсыннар. Эшләгәннәрен раслар өчен ике шаһит булуы җитә, – диде ул.
Бу эшне ничек башкарып чыгасын юрист Булат Закировтан белештек.
– Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, Бөек Ватан сугышы елларында эшләгән кешеләрнең хезмәт көннәре теркәлмәгән яки теркәлеп тә, ул документларның юкка чыккан очраклары күп. Әмма эшләгән вакытны суд аша дәлилләп була. Россия Хезмәт министрлыгының 19.05.2021 елгы 320н номерлы Указында күрсәтелгәнчә, хезмәт кенәгәсе булмаган кешеләр, элек бергә эшләгән яки бу кешене белгән ике шаһит табып үзенең Бөек Ватан сугышы елларында хезмәтен раслата ала. Нәсимә Нуретдин кызы очрагында, аның өлкән яшьтә булуын исәпкә алып, аларга Татарстан Прокуратурасына тыл хезмәтчәне статусын алырга ярдәм итү һәм хокукларын яклауны сорап гариза язарга кирәк.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин:
– Һәр ел саен апрельдә республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының аерым категорияләре Җиңү көне уңаеннан еллык түләү белән тәэмин ителә. Узган ел 189 ветеранга 10 ар мең сум акча түләнде. Быел Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысына да Җиңүнең 80 еллыгын уздыру уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләү бирү турында Указ имзалады. Ветераннарга һәм фронтовикларның тол хатыннарына, шулай ук балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына 80 мең сум, ә тыл хезмәтчәннәренә һәм балигъ булган концлагерь тоткыннарына 55 мең сум акча түләнәчәк.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге:
– Ветераннарга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары каралган (коммуналь торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 50 проценты күләмендә).
– Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә алган яралары, контузияләре яки имгәнүләре аркасында инвалид булган ветераннар протезлар (теш протезларыннан тыш) һәм протез-ортопедик әйберләр белән тәэмин ителә.
– Шулай ук Татарстанда шәһәр яны су транспортында йөрүгә 50 процент ташлама бирелә.
– Бөек Ватан сугышы инвалидларына ай саен акчалата компенсация бирелә. Ул I группа инвалидлар өчен – 22 908 сум, II группа инвалидлар өчен – 11 454 сум, III группа инвалидлар өчен – 4581 сум.
– Тыл хезмәтчәннәренә социаль ярдәм чаралары «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән. Тыл хезмәтчәннәренә ай саен акчалата түләү бирелә, аның күләме 939 сум тәшкил итә, аларга шулай ук бушлай теш һәм колак протезлары каралган.
САН
Татарстанда 8300 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның барысы да быел «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медале белән бүләкләнәчәк. Беренче медальләрне Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 19 ветеранга тапшырды. Бүләкләү дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез