Хәтер чылбыры. Советлар Союзы Герое чик сакчысы Гыйльфан Батыршинны искә алу

Татарлар арасыннан Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган иң беренче кеше, чик сакчысы Гыйльфан Батыршинны искә алу бүген өч төбәкне берләштерә. Ул Луганск Халык Республикасының Кировск шәһәрендә туган, Татарстанда яшәгән, Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп, чын батырлык күрсәткән.

Искә алу

Владивосток шәһәрендә якташыбыз исемендәге урам бар. Май аенда Чик сакчылары көне уңаеннан оештырылган телекүпердә нәкъ менә шунда мемориаль такта ачу тантанасы булган иде. Бу проект Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко, Владивосток шәһәре башлыгы Константин Шестаков, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән тормышка ашырылды. Ерак Көнчыгышта шулай ук бик зур балык тоту судносына Батыршин исеме бирелгән.

Луганск Халык Республикасының Кировск шәһәре телекүпергә шәһәрдәге тарихи-сәнгать музеенда тоташты. Музей «Җиңү» дип аталган яңа торак комплексында урнашкан. Бу күренеш әлеге чарага аерым бер төсмер бирде. Анда Геройның апасының улы Михаил Гобәйдуллин да катнашты.

– Без туганыбыз белән чын күңелдән горурланабыз, – диде ул. – Ул фронтка безнең шәһәрдән киткән. Туган җирен бервакытта да онытмады. Гел хатлар язып торды, кунакка да кайтты. Без дә аның исемен мәңгеләштерәбез. Кировск шәһәрендәге 3 нче мәктәптә Гыйльфан Батыршин музее бар, бина диварына мемориаль такта куелган. Бу истәлекләр  хәтеребезне гел яңартып тора.

Якташыбызны без дә онытмыйбыз. Быел июль аенда Луганск Халык Республикасында булганда, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе, Кировск шәһәрендә Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга һәм солдатларга хөрмәт йөзеннән куелган «Воину-победителю» һәйкәленә чәчәкләр салды һәм музейга герой эзләреннән (Владивосток, Казан, Кировск шәһәрләреннән) алынган туфрак белән капсула тапшырды.

Ә күптән түгел Казанның Киров районындагы Батыршин урамында чираттагы телекүперне оештырып, өч төбәкне янә тоташтырдылар. Тантанада Гыйльфан Батыршинның якташлары – әнисе туып үскән Биектау районының Ямаширмә авылында яшәүчеләр дә катнашты.

Сугыш юлы

Милләттәшебезгә Советлар Союзы Герое исеме 1938 елда Хәсән күле буенда япон милитаристларына каршы көрәшкәндә күрсәткән батырлыгы өчен бирелә. Бу күл янындагы сугышлар 13 көн дәвам итә. Батыршин, җилкәсенә яралыларны салып, 500 метр киңлектәге күлне 9 тапкыр кичә. «Ил геройлары» сайтында аның турында язылган мондый юллар бар: «1938 елның 31 июлендә Посьетск чик сакчылары отрядының маневр төркемендә отделение командиры, кече командир Г.Ә. Батыршин, Заозерный биеклеген (Хәсән күленең көньяк яры) алганда, команда пунктын һөҗүмнән саклап, дошманның ут нокталарын юкка чыгара. Японнар чик сакчыларын камап алырга уйлаганда, Батыршин һөҗүм итүчеләрнң игътибарын үзенә җәлеп итә. Яралануына карамастан, дошман уты астында авыр хәлдәге командирын эзләп таба һәм сугыш кырыннан алып чыга. 1938 елның 1 августына каршы төндә аның отделениесе сан ягыннан күпкә артык булган дошманга каршы уңышлы сугыш алып бара. СССР дәүләт чиген саклауда күрсәткән батырлыгы өчен кече командир Батыршин Гыйльфан Әбүбәкер улына Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены, «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә».

Бөек Ватан сугышы Батыршин өчен Белоруссиядә, Мәскәүдәге Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлап, стажировка үткәндә башлана. Ул хезмәт иткән часть камалышта кала. Аннан чыгу өчен ул җитәкләгән отрядка дошман тылы буйлап сугыша-сугыша, бик күп чакрымнар үтәргә туры килә. Соңрак ул Сталинград янындагы сугышларда батальон командиры була. Белоруссияне азат итүдә катнаша. Бик күп орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Казаннан гаиләсен алып, Мәскәүгә күченә. Булачак чик сакчыларына үз тәҗрибәсенә өйрәтә.

Якташ

Гыйльфан Батыршин Украинада туса да, без Геройны зур горурлык белән якташыбыз дип йөртәбез. Язучы Шамил Рәкыйповның «Таңнар бездә матурмы?» китабында язылганча, ул иптәшләре янында да, командирлары янында да: «Мин – Татарстаннан», – дип йөри. Авылдашлары әйтүенчә, җәй айларын гел авылда үткәргәнгәдер, күрәсең, Гыйльфан Батыршинның исеме Ямаширмә авылының халык саны алу кенәгәсендә дә бар икән. 1920 нче елларда гаилә авылга кайта, соңыннан Казанга күченә. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, Гыйльфан «Пишмаш» заводында эшли башлый. Ни сәбәпледер, яңадан Украинага китә. Лисичанск шәһәрендә шахтага эшкә урнаша, беррәттән тау техникумында укый. Шуннан Ерак Көнчыгышка, Кызыл Армия сафларына чакырыла.

Ул Ямаширмәгә инде Герой булып, 1939 елда кайта. Авылдашлары аны бик җылы каршылый. Хәсән күле буендагы чик сакчыларының каһарманлыклары турында сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңлыйлар. Хәтта ат бүләк итәләр. Бертуктаусыз кунакка чакыралар. Беренче көнне үк аны «Пишмаш» заводында көтәләр. Шунда ул «Бу слесарь верстагы артында Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин эшләде» дигән язуга тап була. Соңыннан театрга чакыру билетлары тапшыралар. Анда күренекле шагыйрьләр җыела. Гармунчы Фәйзулла Туишев Донбасс турындагы җырны сузып җибәрә. Шулвакыт алып баручы кинәт кенә: «Оркестр «Батыршин маршы»н башкара», – дип игълан итә...

Ямаширмә авылында аның истәлегенә һәйкәл куела. Мәктәптәге Дан музеенда Геройга багышланган почмак ачыла. Анда фотографияләр белән танышырга була. Кызганыч, кызлары Әлфия белән Рита әтиләренең әйберләрен Сахалиндагы музейга тапшырып өлгерәләр.

Фаҗига

Гыйльфан Батыршинны 1947 елда Токиода Япония хәрбиләрен хөкем итү мәхкәмәсе утырышына чакыралар. Ул анда бары тик дөреслекне генә сөйләргә ант биреп, 1938 елда Хәсән күле буенда булган вакыйгаларны бәян итә. Әмма аны провокацион сораулар белән күмеп ташлыйлар. Японнар белән бәрелеш очраклы гына куе томан аркасында килеп чыкты дип әйттермәкче булалар. Шулвакыт Япония кораллы көчләр министрын яклаучы залга өлкән яшьтәге бер японны чакыра. Ул үзен, чик сакчысы идем, дип таныштыра. Батыршин бәрелеш вакытында үзләренә һөҗүм иткән бу кешене танып ала һәм судка болай дип мөрәҗәгать итә: «Мин бу кешене, чыннан да, Хәсән күле буенда күрдем. Әмма ул чик сакчысы түгел, ә жандармерия гаскәре офицеры иде. Гомерен саклап калуыбызны үтенде. Без аны исән калдырсак та, ул бүген, дөреслек яклы булырга ант биреп, ялган сөйли. Аның документлары да безнең кулда. Кызганыч, алып килергә уйламаганбыз», – дип сөйли. Шулвакыт совет прокуроры бу кешенең хәрби билетын өстәлгә китереп куя. Шушы бер документ кына да Хәсән күле янындагы бәрелешнең провокация икәнлеген раслый.

1947 елның 11 декабрендә Гыйльфан Батыршин утырган самолет Владивостокка килеп җитә алмый. Кинәт кенә суга төшеп китә дә бата. Очкычтагылар барысы да һәлак була... Әлеге фаҗиганең ни сәбәпле килеп чыгуы әлегә кадәр ачыкланмаган.

СССР яшәгән чорда барлыгы 12 777 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Аларның 8160 ы – рус, 2089 украин, 309 белорус, 161 татар, 108 яһүд, 96 казах, 91 грузин, 90 әрмән, 69 үзбәк, 63 мордва һәм башка милләт вәкилләре. Советлар Союзы Герое исеме 12618 кешегә – бер тапкыр, 154 кешегә – ике тапкыр, өч кешегә – өч тапкыр (Семен Буденный, Иван Кожедуб һәм Александр Покрышкин), 2 кешегә дүрт тапкыр (Леонид Брежнев һәм Георгий Жуков) бирелә. Советлар Союзы Геройлары арасында балалар һәм яшүсмерләр дә бар: Леня Голиков (16 яшь), Марат Казей (14 яшь), Валя Котик (14 яшь), Зина Портнова (17 яшь). Хатын-кызлар арасыннан иң беренче Советлар Союзы Герое – очучы Валентина Гризодубова. Соңгы кеше булып бу мактаулы исемгә 1991 елның 24 декабрендә Леонид Солодков лаек була. Аңа бүләкне, СССР таркалып, 22 көн үткәч кенә тапшыралар. Ул шуңа күрә «Советлар Союзына хезмәт итәм» дигән сүзләр урынына «Рәхмәт» дип кенә әйтә ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре