Хәтер: миллионнарның берсе

Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган тагын бер солдатның язмышы ачыкланды. Арча районының Югары Аты авылыннан Фәйзи Габдрахмановның әсирлектә төшерелгән фоторәсемен туганнарына тапшырдылар. Тынгысыз эзтабар Михаил Черепанов инде менә ничә еллар һәлак булганнарның, хәбәрсез югалганнарның, әсирлеккә төшкәннәрнең язмышын ачыклау белән шөгыльләнә. Ватан солдатларының берәрсе турында мәгълүматка юлыкса, шунда ук аның туганнарын эзли башлый.

«Горурланырга кирәк»

Район газетасы хезмәткәрләре әйтүенчә, бу эш Арчада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнгәндә үк башланып киткән. Михаил Черепанов хәбәрсез югалганнар турында мәгълүматлар таба тора, якташларым аларның исемлеген газетада бастыра тора. Бүген исемлектә 1200 чамасы кеше бар икән. Әмма аларның йөздән артыгының гына туганнары табылган. Нишләмәк кирәк, берәү дә гомерлек түгел, инде сугыш тәмамланганга да – 80 ел, сугыш чоры балалары үзләре дә бакыйлыкка күчә бара. Шуңа күрә язма башында телгә алган Фәйзи Габдрахмановның туганы табылуны көтелмәгән бер бәхет сыман кабул иттем. Алай гына да түгел, Фәйзи солдат минем мәктәп буенча сабакташым Фәрит Габдрахмановның әтисе Нотфулланың бертуган абыйсы булып чыкты.

Бүген Фәрит гаиләсе белән Югары Атыда яши. Өен тиз эзләп таптым. Ни өчен килүемне аңлата башлауга күзләре яшьләнеп китте сабакташның. «Фәйзи абый турында документ тапшырганда да әллә нишләгән идем», – ди. Ярый әле хатыны Ләйләрә аны бераз тынычландыра алган, «Хәзер елап утырып файда юк, Фәйзи абый белән горурланырга кирәк», – дигән. Фәритнең бик дулкынлануын аңларга буладыр. Фәйзи солдат 1942 елда ук хәбәрсез югала. Әнисе Хәдичә, энесе Нотфулла, гомумән, Габдрахмановлар нәселе ничә ел буе ут йотып яши бит. Әмма Фәйзи солдат язмышы турында бер хәбәр дә ишетә, бер генә мәгълүмат та таба алмыйлар. Инде менә сугыш тәмамланып, 80 ел вакыт узгач, солдатның язмышы ачыклана.

«Җәһәннәм эчендәге җәһәннәм»

Михаил Черепанов Россия Оборона министрлыгы архивыннан тапкан документта Габдрахманов Фәйзинең 1922 елда Арча районының Югары Аты авылында туганлыгы, 1942 елда Сталинград сугышында әсирлеккә төшүе турында язылган. Ә немец архивы картасындагы саран гына мәгълүматлар Фәйзи солдатның Идел-Урал легионына керүе, рәсми рәвештә немец формасы кисә дә, фашистлар Германиясенә каршы эш алып баруы турында сөйли. Легионга кергән әсирләрдән немецлар көчәйтелгән 7 батальон оештыралар һәм аларны немец офицерлары җитәкчелегендә төрле фронтларга җибәрәләр.

Тарихи мәгълүматлар буенча, легионда 40 мең чамасы кеше була. Миңа легион тарихы белән шактый кызыксынырга туры килде. Легионерлар арасында Гитлерга тугрылык турында ант итеп, безгә каршы сугышучылар да була. Әмма немец архивларындагы мәгълүматлар, легион батальоннарының фронтка эләккәч немец офицерларын үтереп, партизаннарга кушылулары турында сөйли. Бер сатлыкҗан табылып, легионерларның яшерен эш алып барулары турында хәбәр итә. Шуннан соң, белгәнегезчә, легионерларны кулга ала, махсус штраф лагерьларына озата башлыйлар. Безнең Фәйзи солдат Германиядәге Берген-Бельзен концлагерена эләгә. Бу лагерьны «җәһәннәм эчендәге җәһәннәм» дип йөрткәннәр. Ул 1940 елдан 1945 елга хәтле эшли, шушы вакыт эчендә анда ачлыктан, төрле авырулардан, газаплаулардан 50 мең әсир үлә (70 мең дигән мәгълүмат та бар). Кыскасы, исән калуга өмет булмый бу лагерьда.

10 әсиргә көненә бер буханка икмәк биргәннәр. Кайбер көнне икмәксез дә калдыра торган булганнар. Бараклар җитмәгәнлектән, әсирләр чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндерелгән ачык һавада яшәгәннәр һәм җәй айларында бөтен яшеллекне, ягъни төрле үсемлекләрне, хәтта агач кайрыларына кадәр ашап бетергәннәр. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: 1945 елда Британия хәрби суды лагерь персоналын (алар 80 кеше була) кешелеккә каршы җинаятьтә гаепләп хөкем карары чыгара, аларга карата төрле җәзалар билгели. Лагерь коменданты Йозеф Крамер һәм берничә хезмәткәрне асып үтерәләр, калганнары төрле срокка төрмәгә ябыла. Тарих гаҗәп нәрсә: бүген Британия хөкүмәте фашистик идеологияне хуплый.

Хәтер

Яңадан Фәйзи солдат язмышына кайтыйк әле. Немецлар архивыннан алынган картада аның 1944 елның 27 августында үлгәнлеге язылган. Бу урында шактый гына сәер бер хәл турында әйтергә кирәктер. 1944 елның 25 августында җәлилчеләрне җәзалап үтерәләр, ә 27 августта Берген-Бельзенда легионерчы Фәйзи Габдрахманов үлә. Мин Михаил Черепановка шалтыратып, әсирнең үлем сәбәбен карточкасына язалармы-юкмы икәнен сорадым.

Гадәттә үлем сәбәбен язмыйлар икән. Әмма, Михаил Валерьевич әйтүенчә, Берген-Бельзен асылда үлем лагере булган һәм анда үлем җәзасына хөкем ителгәннәрне җибәрү табигый. Бәлки, үлем көтеп яту кайберәүләр өчен кинәт үлүдән яманрактыр да әле. Монысын болай гына яздым инде, Алла сакласын. Шунысын гына әйтә алабыз: Фәйзи солдат немецларга сатылган булса, җәһәннәм газаплары кичереп бакыйлыкка күчмәс иде.

Соңгы солдатны табып җирләмичә, сугышның бетмәве турында атаклы полководец, хәрби теоретик Александр Суворов әйткән диләр. Аның сүзләрен нечкәләп карасаң, ул һәр сугышның зур корбаннар китерәчәген кисәткән кебек. Соңгы мәгълүматларга караганда, Икенче Бөтендөнья сугышында СССР 27 миллионга якын кешесен югалта.

Арча районының Югары Аты авылының 20 яшьлек колхозчысы Фәйзи Габдрахманов – әнә шул миллионнарның берсе. Кабере билгеле булмаса да, аның кайда үлгәнлеге ачыкланды. Туганнарына шушы мәгълүмат белән бераз күңел юатасы гына кала. Сабакташым Фәрит исә Фәйзи солдатның немец картотекасындагы фоторәсемен зурайтып, аны балаларына, оныкларына тапшырмакчы. Ватан солдаты турында истәлек нәселдән нәселгә күчеп барсын, ди ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре