Кешеләрнең олы өлеше тарих белән бөтенләй дә диярлек кызыксынмый. Мәктәп программасындагы борынгы заман тарихы, урта гасырлар, яңа тарих, иң яңа тарихны, андагы дата, вакыйгаларны җентекләп өйрәнүгә дә карамастан, күпчелек аларны исендә калдырмый. Дөресрәге, «ансыз да яшәп була, аны белгәнгә миңа акча түләмиләр» диебрәк фикер йөртә, кызыгын тапмый. Һәм ул гадәти хәл санала. Хәтер дигәнебез дә күбебездә ярыйсы ук тишек бит әле. Кыскасы, еллар үтүгә, уртакул кешенең исендә ил тарихына бәйле бер-ике дата, шуларга бәйләнешле кайбер фактлар гына кала.
Тарихны башлыча тарихчы галимнәр, тарих укытучылары, энтузиастлар – тарих белән ныклап торып кызыксынган аерым кешеләр генә тиешле күләмдә яки билгеле бер дәрәҗәдә белә. Сәясәтчеләр, дәүләт җитәкчеләре арасында да тарихны үз иткәннәр сирәк. Югыйсә нәкъ менә аларга – ил, дөнья язмышларын кулларында тотучыларга ул фәнне өйрәнү, белү, тарихтагы мөһим вакыйгалардан сабак ала белү үтә дә кирәктер. Тик аларның да андый белеме ташка үлчим. Нәкъ менә белмәгәнгә, сабак алмаганга элеккеге хәтәр хәлләр кабатлану үзлегенә ия дә инде. Гегельдән калган мәгълүм билгеләмә: «Тарих ике тапкыр кабатлана: башта трагедия кимәлендә, соңрак фарс рәвешендә», – ди. Бу сүзне гадирәк итеп: «Бер баскан тырмага тагын китереп басу», – дип аңлатып та булыр иде.
Гыйбрәт алмаганда тарих ике генә түгел, өч, дүрт, күбрәк тапкыр да кабатланырга мөмкин. Мөмкин генә түгел, кабатлана да. Кешелек, ул яктан караганда, күп тапкыр кыйналып та тагын-тагын кәбестә бакчасына кергән кәҗә кебек. Кәҗә акылы кешелектә. Башкача тарих сугышлар тарихы булмас иде. Бу җәһәттән рус тарихчысы Василий Ключевский әйткән мәгълүм сүзләрне дә китерү урынлы: «История – не учительница, а надзирательница: она ничему не учит, но только наказывает за незнание уроков». Ягъни тырма сабы башларыбызга «шык» итеп китереп суга тора, без аның саен аңа китереп баса торабыз. Тарих – укытучы, хәтта бик яхшы укытучы була алыр иде. Әгәр дә аның укучылары тоташтан «икеле» капчыклары, хулиганнар булмаса, кыйнашып, сугышып яшәмәсә...
Тарихны белмәү, аннан сабак алмау бер бәла булса, икенчесе – аны бозу, үзгәртү, күчереп язу. Аллалар да үзгәртә алмаган үткәннәрне нәкъ менә заказ буенча эшләүче ялган тарихчылар әллә кайсы якларга борып куя. Танымаслык итә. Яхшы танышларымның берсе, физика-математика фәннәре кандидатының кистереп һәм ачынып: «Тарихны мин фәнгә санамыйм», – дияргә яратканын элегрәк бер искәрткән дә идем инде. Аның сүзләрендә хаклык күп, чөнки күп очракларда, күп илләрдә теге яки бу идеологияне гамәлгә куючылар тарихны шундый итеп яза, аны шундый итеп сәяси конъюнктурага буйсындыра: вакыйгаларда хакыйкать бөтенләй дә диярлек калмый. Заказ алып, кушканны хәстәрләүче пешекчеләр диярсең. Менә шуннан теге яки бу ил тарихы фактлар, дөрес, объектив бәяләмәләр, чын вакыйгалар тупланмасы буласы урында риваятьләр, легендалар, фейклар җыелмасына әйләнә дә куя.
Тарихны диңгез, океан киңлекләрен, андагы маршрутларны сурәтләгән, йөзү тәртипләрен билгеләгән шәрехнамә-карта-лоция рәвешендә дә күзалларга була. Лоциядә шул исәптән хәвефле урыннар, кораблар бәлагә тарган, баткан җирләр дә билгеләнә һәм сурәтләнә. Әгәр дә тарих дигән лоциядә андый тарафлар, хакыйкатьне таптап, патриотик рухта «бөек җиңү урыннары» дип күрсәтелгән икән, андый илне киләчәктә яңа бәла, яңа тетрәнүләр көтә. Ил аларны урап уза алмый, аны тагын да шул тырма сабы һәм күгәргән маңгай көтә.
Социология белән психологиядә генә түгел, тарихта да сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше (причинно-следственные связи) дигән категория бар. Ягъни теге яки бу сәбәпләрнең нинди нәтиҗәгә китерүе, китерәчәге, аны алдан чамалау һәм кисәтү мөмкинлеге. Тик озын тарихның буеннан буена андый категориянең дә эшләмәгәнлеген күрергә була. Чөнки император, патша, ханнар беркайчан да алны-артны карап тормый, дуамал эш итә. Һәм авыр нәтиҗәләргә юлыга. Авырлык, михнәтләр, әлбәттә, һәрчак гади халык җилкәсенә төшә.
Мәсәлән, Беренче Бөтендөнья сугышы нәтиҗә булса, аның сәбәпләре – Европада янәшә яшәгән дүрт империя, аларның барысының да империяләргә хас мин-минлеге, экспансиягә, яулап алуларга омтылуы, коралланган булуы, гади халык мәнфәгатьләрен күрмәве. Андый хәлне бер ишегалдында берничә әтәч асрау белән генә чагыштырып була. Иртәме, соңмы, алар канга батып сугышачак. Әтәч сугышыннан ярый да әтәчләр генә зыян күрә. Ә дистәләгән халыклар бер-берсенә ябырылганда... ХХ гасыр башында олы сугыш уты кабыну ихтималын күрүчеләр, әйтүчеләр булмаган түгел, булган. Тик аларны беркем дә тыңламаган. Сансызлык аңлашыла да – патша, императорлар андый мәхшәрне башласа да, үзләре анда катнашмый бит.
Алга китеп Беренче олы сугышның үзенең башка күп бәлаләр сәбәпчесе булуын да билгелисе килә. Патша Россиясенең ул канкоешка катнашуы башта Февраль революциясенә, ярты елдан Октябрь инкыйлабына китерә. Соңгы инкыйлабка Гражданнар сугышы, кызыл террор, ясалма ачлыклар, колхозлашу, масштаблы репрессияләр ялгана...
Сүзне бер акыл иясе әйткән бәяләмә белән тәмамлыйсы килә: «Тарих ул – җинаятьләр, акылсызлык, бәхетсезлекләр җыелмасы. Шулар арасында сирәк кенә, олы чүлдәге оазислар кебек, тыныч яшәгән заманнар да очрый».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез