Улыбыз өченче сыйныфка бара. Хәтере бик начар. Узган ел көч-хәл белән укып чыктык. Табиб әле бер, әле икенче дару яза. Балага гел дару эчертеп тә туйдым. Хәтерен ничек яхшыртырга икән?
Суфия Закирова. Питрәч
Укучы баланың хәтерен яхшырту серләре белән табиб-невролог Диләрә Шаһиева уртаклашты.
- Балагыз чит тел өйрәнә башласын. Көненә чит телдә ун яңа сүз яки катлаулы булмаган ике җөмлә өйрәнә башласа, баланың хәтере яхшыра барачак.
- Яңа һөнәр үзләштерү дә файдалы. Гитара, пианинода уйнаса, бию түгәрәкләренә язылса да, нәтиҗәсе озак көттермәс. Көн дәвамында балагызны урамда саф һавада йөртергә дә вакыт табыгыз. Саф һава баш миендәге кан әйләнешен яхшырта. Бу исә баланың хәтеренә уңай йогынты ясаячак.
- Кичен балагыз белән узып бара торган көнгә нәтиҗә ясауны да гадәткә кертегез. Аннан көн дәвамында ниләр эшләвен, кайларда булуын сорашыгыз. Мондый әңгәмә барышында баланың хәтере генә яхшырып калмыйча, ул эзлекле итеп сөйләргә, вакыйгаларны хронологик тәртиптә бәян итәргә дә өйрәнәчәк. Дөрес, баштарак балага авыррак булачак. Шуңа күрә аңа җавап биргәндә ярдәм итәрлек җиңелчә сораулар бирегез.
- Сүзнең ахыргы хәрефеннән башланган яңа сүз әйтеп уйнау, рәсемнәрне истә калдыру, беренче карашка икесе нәкъ бертөрле кебек тоелган рәсемнәрне чагыштыру да баланың хәтерен яхшыртачак. Моннан тыш алар игътибарны да арттыра.
- Баланың туклануы да игътибардан читтә калмасын. Кыздырылган балык, шпинат, әстерхан чикләвеге, диңгез кәбестәсе хәтерне яхшырта торган иң шәп ризыклар санала. Балалар аларның күбесен яратып бетерми, билгеле. Әмма хәтере начарланган сабый көнгә шуларның берсен генә булса да ашарга тиеш. Әлеге продуктлар баш мие эшчәнлеген дә яхшырта.
- Бала белән бергәләп китап уку, соңрак укыган әкият, әсәрнең эчтәлеген сөйләү, шигырь ятлау да хәтерне яхшырта. Бер үк вакытта баланың тел байлыгы да чарланачак.
- Баланың йокысы тую да мөһим. 8 сәгатьтән дә ким йоклаган баланың хәтере начарлануга аптырыйсы юк. Шуңа күрә баланы вакытында йокларга ятып, вакытында торырга өйрәтергә кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез