Тәэминә Биктимирова – үзе дә мәшһүр татар хатын-кызлары белән янәшә куярлык олы шәхес. Ул – тарих фәненең якты йолдызы. Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында Тәэминә ханымның әле генә табадан төшкән ике китабын тәкъдим итү чарасы белән берләштерелгән юбилей кичәсендә нәкъ менә шул сүзләр күңелгә кереп калды.
Инде күптән лаеклы ялда булса да, фән өлкәсендә эзләнүләрдән бер генә минутка да тукталып тормаган тарих фәннәре кандидатының хезмәтенә зур бәя бирелде. Бу бик урынлы, чөнки галимә революциягә кадәр хатын-кызларның почмакта гына посып яшәмәгәнлеген, ә чит илләрдәге дәрәҗәле югары уку йортларын тәмамлап, татар халкына мәгърифәт нуры таратканлыгын исбатлады.
– Татарлар – бай мираслы халык. Тормышыбызда хатын-кызлар бигрәк тә зур роль уйнаган. Әбиләребез, әниләребез, апаларыбыз яшь буынны тәрбияләгән. Тәэминә ханым – әнә шул зыялы хатын-кызларның исемнәрен ачыклаган кеше. Шундый мөһим эшкә алынганыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт, – диде бу җәһәттән Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров.
Чарада юбилярны котлаучылар күп булды, сүзләрен җиткерергә теләүчеләргә чират тимәде. Димәк, кайда гына эшләсә дә, Тәэминә апа берсе белән дә араны өзмәгән.
«Мин аны Мөхлисә Бубыйга тиңлим»
– Тәэминә апа ул – үзе бер дөнья, – диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров. – Мин аны татар халкының сөекле кызы, беренче казые Мөхлисә Бубыйга тиңлим, чөнки Тәэминә апаның да һәр күренешкә үз карашы, үз фикере бар, нинди генә вазгыятькә килеп эләксә дә, ул алардан тайпылмый. Фән өлкәсендә дә үзе сайлап алган теманы ерып бара. Күңелендә булганы олы хезмәтләрендә чагылыш таба. Архивларда утырып, инде халык күңеленнән җуела язган хатын-кыз исемнәрен хәтер йомгагына теркәде. Милләт җыенында (анда милләттәшләребез Россиянең 68 төбәгеннән, 27 чит илдән килгән иде) без аның китапларын кунакларга бүләк иттек. Укысыннар, милләтебездә олы шәхесләр барлыгын белсеннәр, дидек. Тәэминә апаның гомере Бөтендөнья татар конгрессыннан аерылгысыз. Эшлисе эшләр күп әле. Татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнми. Тәэминә апа чит җирләрдә яшәгән милләттәшләребезнең һәрберсен якын күрә. Бу эшләрне дәвам иттерәсе дә иттерәсе...
«Ак тап булып калыр иде»
Татарстан Фәннәр академиясе җитәкчесе урынбасары Айнур Тимерханов Тәэминә Биктимированың фәнни эшләренә бәя бирде.
– Хатын-кызлар факторы бүгенгәчә күләгәдә калып килде кебек. Чыннан да, кызларыбыз турында аз язабыз, аз сөйлибез. Югыйсә бүген академиядә эшләүче 640 лап хезмәткәрнең 386 сы – хатын-кыз. Бу бит – 60 проценттан күбрәк дигән сүз, – диде ул. – Шулай да соңгы вакытта хатын-кызларыбызга бәйле бик саллы берничә чара үткәрдек. Бу кичә шуларның дәвамы булып тора. Һәр тарихи чорның үз каһарман хатын-кызлары булган. Аларның кайберләре бөтен гомерләре буена милләткә хезмәт иткән. Күпләренең язмышлары фаҗигале тәмамланган. Тәэминә ханым тарих тузанына күмелеп калган бик күп әйберләрне ачыклады. Ә китапка кергән хәтер ул инде озак яши. Хатын-кызлар язмышы ул – халык язмышы. Без бу хакта белергә тиешбез.
Сүзне дәвам иттереп, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең элеккеге директоры урынбасары Фәрит Солтанов Тәэминә ханымның фән юлына аяк баскан чакларын исенә төшерде.
– Хезмәт юлын фән өлкәсендә дәвам иттерергә теләгәч, без аңа хатын-кызлар темасын тәкъдим иттек. Бөтенләй ачылмаган өлкә. Әмма ул аңа бишкуллап ябышты. Архивлардан чыкмады, ил буйлап йөрде, эзләнде. Беренче булып укучылар өчен «Шәҗәрә» исемле китабы дөнья күрде. Ул берничә тапкыр басылды. Аннан саллы мәкаләләре, монографияләре күренә башлады. Иң мөһиме: ул революциягә кадәр хатын-кызлар абыстайга йөргән дә, шуның белән туктап калган, дигән фикернең дөрес түгеллеген раслады. Бүген билгеле булганча, ул чорда 68 татар хатын-кызы Женевада, Сорбоннада, Мәскәүдә, Казанда югары уку йортларында укыган. 185 хатын-кыз – рус гимназиясен, 50 кыз бала һөнәрчелек училищесын тәмамлаган. Шул ук вакытта алар диннәреннән, телләреннән ваз кичмәгәннәр. Бу исемлекне тулыландырырга да тулыландырырга әле. Тәэминә ханымның икенче китабында башка өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән татар хатын-кызлары турында сүз бара. Монда 268 исем телгә алынган. Бу китапны укыгач, күңелдә хатын-кызларыбызга карата горурлык хисе туа.
Китапларның кыйммәтенә килгәндә, әлеге тарихны, һичшиксез, дәвам иттерергә кирәк, бу темага алынучыларга Тәэминә ханымның фәнни эшләре бик зур чыганак булып торыр, дип уйлыйм. Чөнки мондый мәгълүматны интернеттан эзләп табып булмый. Ирексездән китапханәләргә, архивка, я Тәэминә ханымның үзе янына барырга туры киләчәк. Хәзер без гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләрне саклау турында сөйләшәбез. Мәгърифәтче хатын-кызлар – алар бай кызлары. Ирләре аларны бик яраткан, хөрмәт иткән: мәктәпләр ачарга, балалар укытырга булышканнар. Хәлемнән килсә, бу китапны мин бүгенге татар байларына өләшеп чыгар идем. Матурлык салоннары, кунакханәләр ачу турында гына уйланганчы, ярдәм итсеннәр иде алар милли мәгарифкә. Милләтне саклап калган төп әйбер – мәгариф бит...
Үзенең тормыш юлы, эш-гамәлләре белән ике зур чорны тоташтырган шәхес. Галим Илдус Заһидуллин Тәэминә ханымны әнә шулай дип бәяләде.
– Казан авиация институтында укытканда, сүзнең куәтен белүче лектор булып җитешә ул. Лаеклы ялга чыгып, тарих институтында эшли башлагач, һәр гамәле белән туган халкын аңлы һәм белемле итәргә тырышты. Ул үзе дә – мәшһүр татар хатын-кызлары белән янәшә куярлык олы шәхес, – диде ул.
«Хөрмәт булып ирешсен»
– Миңа карата әйтелгән сүзләрне ышанып кабул итә күрмәгез. Болар барысы да китапка исеме язылган хатын-кызларыбызга хөрмәт булып ирешсен, – диде Тәэминә ханым үзе. Аннан балачак елларын исенә төшерде. – Мин кечкенә вакытта авылга бер мөгаллимә килә иде. Сугыш вакыты бу. Халык өстенә урман булып кара кайгы ишелеп төшкән чак. Шул апаның безгә «Сөембикә» бәетен сөйләгәне хәтердә. Җыелган кешеләрнең барысы да аның артыннан кабатлый-кабатлый елыйлар иде. Шул вакытта халкымның бәхетсезлеге, хокуксызлыгы күңелемә кереп калды, күрәсең. Татар хатын-кызы, изелеп, коллыкта яшәде. Татарда гына түгел, бөтен Россиядә шулай. Күпме вакыт хатын-кызларга җир дә бирелмәде бит. Бер кешенең биш кызы туа икән, ул аларны ничек ашатырга, яшәтергә тиеш? Аннан боларның барысына да әнием язмышы килеп кушылды. Безнең авыл бик хәерче иде. Ягарга утын булмады. Ул утынны таба алмыйча интеккәннәре әле дә күз алдымда. Соңгы бәрәңгеләрне дә салымга алып киттеләр. Башта – хөкүмәткә, аннан калса гына – үзеңә. Үзеңә дигәнен октябрь аенда гына казып алырга рөхсәт итәләр иде. Безнең әниләр шундый вакытларда да бишәр, җидешәр баланы ач итмәделәр. Хатын-кызларыбыз урман кисәргә бардылар. Әнием дә Суслонгерда булып кайтты. Владимирдан Түбән Тагилга кадәр булган территориядә торф чыгардылар. Андагы аяныч хәлләр җырларда, бәетләрдә сакланып калган. Кайчакларда, бәргәләнеп: «Әллә бу Түбән Тагилда татарлардан башка кызлар булмадымы икән?» – дип уйлый идем. Күпме кызларыбыз ят җирләрдә үлеп калды.
Чәчәккә күмелеп, елмаеп торган юбилярга берәү: «И-и, бигрәк тә бәхетле инде син. Ничек яраталар, хөрмәт итәләр үзеңне», – дигән иде. Тәэминә апа, уенын-чынын бергә кушып: «Сез дә хатын-кызлар турында языгыз. Шундый хөрмәтне күрерсез», – дип җавап бирде. Хөрмәт төбе – хезмәт, дип, юкка гына әйтмиләр шул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез