Әтиләр көне Россиядә күптән түгел генә барлыкка килде. Бу көн октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел исә Әтиләр бәйрәме 20 октябрьгә туры килә. Хәзерге заман ир-атларының гаиләне ничек алып баруы, бала тәрбияләүдә нинди роль башкаруларын аларның үзләреннән сорадык.
Әтнә районының Түбән Шашы авылында яшәүче Фәнис Әхмәтов махсус хәрби операциядә катнаша.
– Бер кызым һәм улым бар. Кызыбызга 7 яшь, ул беренче сыйныфта укый. 2022 елның февралендә улыбыз туды. Улыбызга 7 ай булганда, мобилизация дулкынына эләктем һәм әле дә махсус хәрби операциядә катнашам. Ротада башта санинструктор булдым, егетләргә беренче ярдәм күрсәттем, авырган чакларында дәвалап җибәрә идем. Медицина көллиятендә укуымның кирәге чыкты. Яраланып кабат аякка баскач, «КамАЗ» йөртә башладым. Сезнең белән әле рульдә барган килеш аралашам.
Безне әти-әни ничек тәрбияләгән, балаларны да шулай – тәртипле, иманлы, әхлаклы булсыннар дип үстерергә тырышабыз инде. Кырысрак вакытлар да булгалый, йомшаклык та күрсәтелә.
Хәрби операциягә киткәндә, улыбыз мине танымый иде әле. Балаларны әниләре тәрбияли, дип әйтсәм дә буладыр. Безне өйгә елга бер тапкыр ике атнага гына кунакка кайтаралар. Шулай булгач, балалар мине бик аз вакыт кына күреп кала. Алгы сызыкта утырганда, бертуктаусыз гаилә, балалар турында уйлыйсың. Сагындыра. Кайтасы бик килә. Тизрәк бер кайтып күрер идем, дип хыялланасың да, шуннан күңелгә әзрәк җылы булып китә. Хәзерге вакытта улыма ике яшь ярым, ул балалар бакчасына йөри. Видеодан бераз сөйләшеп алгач, улым миннән читләшми, әтисе икәнемне белә, Аллага шөкер!
Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында яшәүче Рәис Бариев улын ялгызы гына тәрбияли.
– 2015 елны хатыным ташлап чыгып китте. Шул вакыттан бирле малайны ялгызым үстерәм. Хәзер улыма 13 яшь инде. Әкренләп икәү шулай тормыш итеп ятабыз. Дөнья булгач, төрлесе була, әмма зарланырлык түгел. Картаерга вакыт юк, малайны башлы-күзле итәсе бар. Аннан гына үзебез турында уйларбыз, мөгаен.
Әтиләр көне? Минем өчен аның бернинди әһәмияте юк. Мин көнозын эштә, ул көнне бәйрәмгә санамыйм да. Үземнең кырысмы-юкмы икәнне әйтә алмыйм, ләкин мин бик таләпчән. Әйткән сүзем һәрвакыт үтәлергә тиеш. Олы буын безне белеп тәрбияләгән. Мин дә малайны тәүфыйклы, өлкәннәргә ихтирам белән карый торган булсын дип үстерергә тырышам. Хәзер яшьләрдә бозыклык күп бит. Балалар әнә шулардан ерак торсыннар иде. Улым спорт белән кызыксына. Көрәштә призлы урыннар алып бара, хоккей, волейбол секцияләренә йөри. Укудан тыш шөгыльләренә дә вакыт җитәрлек.
Ир-атка берүзенә бала тәрбияләү авырга туры килә. Моны үзе күргән кеше генә аңлыйдыр. Әлбәттә, ата кеше ана назын бирә алмый, ә бала өчен бу бик мөһим. Гаиләләр тулы булырга тиеш.
Татарстанның атказанган артисты, баянчы Ринат Вәлиевнең 10 баласы бар.
– Әтиләр көненең әһәмияте бик зур дип әйтеп булмый. Беренчедән, Әтиләр көне соңгы елларда гына барлыкка килде бит. Икенчедән, күпбалалы әти-әниләргә ул көнне бүләкләр рәвешендә яисә финанс ярдәме кебек игътибар күрсәтелсә, аның әһәмияте бераз артыр иде.
Үзем бик ишле гаиләдә үстем, унбишенче булып туганмын. Кечкенә вакытта өч-дүрт балам булыр, дип уйлый идем. Бүген инде минем 10 балам – 7 ул, 3 кызым бар. Соңгысы әле менә өч ай элек кенә туды.
Мин үземне бик йомшак әти дип әйтә алам. Тәрбиягә килгәндә, дин буенча, безнең иң беренче вазыйфабыз – балаларга динне, Аллаһының берлеген өйрәтү. Шуңа күрә балаларымны дин, гореф-гадәтләр буенча, чын мөселманнарча тәрбияләргә тырышам.
Өлкән буын элек булганына да, булмаганына да түзеп яшәгән. Хәзер яшьләргә авыррак дип уйлыйм, чөнки бүген – түземсезлек чоры. Хатыннары ирләренә бик күп таләпләр куя. Яңа машина, фатир, акча шундук булырга тиеш. Шуңа күрә дә әти булу кыен бүген. Аннан хәзер бөтен әйбер кыйммәтләнде. Элек абыйлардан калган киемнән үсеп булса, хәзер баланы, кеше көлмәсен, ким-хур булмасын дип, матур киендерәсең. Күпбалалы әти булу өчен, хәзерге көндә миллионер булырга яисә көне-төне туктамый эшләргә кирәк.
Актаныш районында яшәүче Ленар Хәбибуллин әтисез үсәргә насыйп булган.
– Тәмәкесен авызына кыстырып, койма башыннан карап торучы әти эләкмәде миңа. 5 яшемдә әтисез калганны хәтерлим. Кечкенә вакытта алай бик юксынмасам да, менә хәзер, яшь барган саен, әти сүзе кирәк икәнлеге сизелә. Үзем дә 40 та бит инде. Минем дә балаларым үсеп килә. Бер карасаң, зур ир-ат бит инде үзем, ләкин кайчак киңәш сорарга әти кирәк. Әни – әни инде ул, ир-атны аңлап та бетерә алмый. Ир бала өчен, әни игътибары белән беррәттән, әти усаллыгы һәм әти фикере дә мөһим.
Бар эшкә дә үзем өйрәндем дисәм буладыр. Бабай исән чакта өйрәткәләде, тик ул да инде бик өлкән яшьтә иде. Бармакка чүкеч белән суга-суга, кадак кагарга өйрәнгәнем, чалгы белән, киселә-киселә, үлән чапканым истә. Ә башкача ничек? Шул үземә тотынып эшлисе булды.
Әтиләр көне барлыгын белми идем дә мин... Ул әле халыкка кереп китә алмаган ахры.
Минем сүзем шул: әти кеше кыз балага да, малай балага да бик кирәк. Гомер үткән саен, янымда аягын өстери-өстери, мыек астыннан гына орышып йөрүче әткәй булсын иде дип яшим.
Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:
– Әти кешенең бала тормышында катнашуы бик мөһим. Баланың үз әһәмиятен тоя башлавы кечкенәдән үк формалаша, һәм монда зур рольне нәкъ менә әти уйный. Хәзерге дөньяда әтиләрнең үз гаиләләренә мөнәсәбәте бик үзгәрде. Бүген күп ир-атлар көнкүреш эшләрдән читтә калмый, аларны ир-ат һәм хатын-кызныкына бүлми. Менә мин акча эшлим, ә син өй эшләре белән шөгыльлән, дип әйтүче ир-атлар үткәндә калды. Бүгенге ирләр гаилә тормышында бик актив катнаша.
Совет вакытын, үзгәртеп кору чорын искә төшерик әле. Ул вакытта әти-әниләр, ничек тә исән калырга, ничек тә акча табарга, дип яшәгән. Кая ул, әтиләрнең бала тормышында катнашуы. Элек урамда коляска этеп йөргән ир-атны күреп була идеме? Бүген исә әти кеше өчен гаилә дә, бала да зур кыйммәткә ия. Алар акча да эшли, буш вакытларын да кызганмый. Бу бик сөендерә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез