Казан югары танк училищесы җитәкчесенең элекке урынбасарын үтерүдә гаепләнелүче ир-ат махсус хәрби операция зонасына китү теләген белдергән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә гаепләнелүченең адвокаты сөйләгән.
“Гаебен тулысынча таный һәм СВОга китәргә әзер”, – дигән адвокат.
Исегезгә төшерәбез: узган якшәмбедә Казан үзәгендә Япеев урамындагы бер йорт фатирында танк училищесы җитәкчесенең элекке урынбасарының мәетен тапканнар. Валерий Хахинның мәете келәмгә төрелгән булган. Аны хатыны Мария Горшунова тапкан. Полиция хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә шикләнелүчене билгеләгән. Ул такси йөртүче булып чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Хахин белән таныш булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез