Хәзинәле язмыш

Күптән түгел бер төркем әдип, мәдәният, фән өлкәсендә эшләүчеләр белән мәшһүр язучыбыз Гариф Ахуновның тугын ягы Арчага кайттык. Сәфәребез язучының туган көненә тәгаенләгән иде. Гади туган көн генә түгел, олуг юбилей – Гариф аганың тууына 100 ел тулган көн иде ул. Вафат булуына чирек гасыр вакыт узган.

Мине арчалыларның Гариф аганы зурлап искә алулары шатландырды. Инде менә дүртенче мәртәбә районара «Гариф Ахунов укулары» үткәргәннәр. Укуларга бик мәгънәле исем дә тапканнар – «Хәзинәле язмыш» дип атаганнар. Нәкъ менә 50 ел элек әдипнең «Хәзинә» романы чыккан иде. Бер уйлаганда, Гариф аганың әсәрләре, алай гына да түгел, гыйбрәтле язмышы, яшәү рәвеше татарның олы хәзинәсе булып сакланырга тиеш.

Арчага кайткач, әдипнең туган авылы Кече Өчиледәге нигезенә барып килдем. Әйе, бу авыл инде юк. Әгәр якташым Лотфулла Шәфигуллин булмаса, бу авылның нигезе дә юкка чыгып, Гариф Ахуновның кендек каны тамган җир дә хәтердән юылыр иде. Лотфулла Нурислам улы үзенең фикердәш егетләре, аерым алганда шагыйрь Рөстәм Зәкуан белән монда «Ахун чишмәсе» эшләтте, әдип турында мәгълүмат бирә торган стенд куйдырды. Бу нигезгә килгәлим мин, Гариф ага рухына белгәннәремне укыйм. Һәм аның: «Бу дөньяда ике могҗиза бар: берсе – чишмә, икенчесе – Әлифба», – дип әйткәнен искә төшереп, уйга калам. Әдип аларның икесенә дә сусауны басу өчен яратылган могҗиза дип караган. Берсе – суга, икенчесе белемгә сусауны. Аксын, Гариф аганы искә төшереп челтерәп агып торсын, гомерле булсын бу чишмә.

Бер күтәрәм бәрәңге

Язмамда әдипнең иҗатына нечкәләп бәя бирергә җыенмыйм. Мине күбрәк аның шәхесе кызыксындыра. Бер елны, әле телевидениедә эшләгәндә «Якташлар» дигән тапшыру башлап җибәргән идем. Һәр районның, һәр төбәкнең күренекле шәхесләре турында сөйләп, татарның бөеклеген, талантын, акылын, зирәклеген күрсәтү иде максатым. Беренче тапшыруны якташларыма – Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Гомәр Бәшировка багышладым. Гомәр ага белән Мөхәммәт абый турында сюжетны Казанда төшердек. Ә Гариф абый: «Нигә туган якка кайтмыйбыз без?» – диде. Кайттык, Казансу, Кесмәс буйларын буйладык, Гариф абыйның туган нигезендә булдык. Аннан соң аны туган авылым Субаш-Атыга алып кайттым. Әни белән бергә Арча педучилищесында укыганын белә идем.

Телевидение машинасы белән капка төбенә килеп туктадык. Әни капка төбендә эскәмиядә утыра иде. Машинадан Гариф абый килеп чыккач, аптырап калды. Торып басты да: «Абау, Гарифҗан, син түгелме соң бу?» – дип, ике кулын сузып, аңа таба килә башлады. «Мин булмый кем булсын инде, Дания!» Ул арада капкадан әти дә килеп чыкты. Әтием Солтан танылган шагыйрь иде, язучылар белән аралашып яшәде. Әй, көлешә-сөйләшә өйгә кереп киттеләр болар. Чәй өстәле янында сәгать буе гәпләшеп утырдылар. Озатырга чыкканда әни миңа: «Улым, Гарифҗанның тормышы бик авыр булды, ул күргәнне күрергә язмасын», – дигән иде. Аның әтисен кулаклар үтерүе, үсмер егетнең үзен төрмәгә утыртулары, шуңа күрә педучилищены соңрак тәмамлавы турында кыскача гына әйтеп куйды. Соңрак тормышындагы гыйбрәтле хәлләр турында Гариф Ахуновның «Без бит – Арча яклары» дигән китабында үзем дә укыдым. Әтисе Ахунҗан абый авылда беренче коммунист була, колхоз оештыра. Урта хәлле крестьянның «коммун» булып китүе, бер уйлаганда, сәеррәк. Әмма дөньяның кая барганын сизенгән Ахунҗан абзый. Колхозлашу елларында алдынгы карашлы кешеләрнең язмышын, гадәттә, кулаклар хәл итүе исә табигый. Шул ук вакытта, әтисен  кулаклар үтергән Гарифҗанның совет власте тарафыннан төрмәгә утыртылуы – тагын бер сәерлек. Әнә шундый буталчык заманнарга туры килгән аның балачагы, яшьлеге. Әнисе Бибинур дүрт баласы белән тол кала, гаилә ачлыктан тилмерә. Сугыш елларындагы хәлләрне, кешеләрнең ачлыктан үлүен, шөкер, укып кына беләбез. Мондый язмыш Ахуновлар гаиләсенә дә яный һәм көннәрнең берсендә Гарифҗан колхоз басуыннан рөхсәтсез генә бер күтәрәм бәрәңге алып кайта. Моның өчен аны хөкемгә тарталар һәм өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Педучилищеда укуын 1946 елның көзеннән генә дәвам иттерә Гарифҗан.

Туй бүләге

Бер уйлаганда, мондый язмыш егетне бөтен дөньясына үчле итәргә тиеш иде кебек. Әмма Гариф ага гомере буе кешеләргә ярдәм итеп яшәде. Арчада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белән сөйләшеп торган идек. Бер гыйбрәт ишеттем мин аннан. Без бит, бераз шаяртып дигәндәй, «Өйләнәсе килгән егет кәҗә сатып өйләнә», – дип җырлаштырабыз. Ркаил да өйләнергә ниятли, әмма туй итәргә акчасы юк, тормышны башлаган гына чагы. Һәм сатарга кәҗәсе дә юк. Шуннан егет бурычка акча эзли башлый. Әлбәттә инде, хәллерәк кешеләргә мөрәҗәгать итә. Әмма, һәрберсе: «Акча бар үзе, әмма, банкка салынган, алып булмый», – диләр. Шуннан Гариф Ахуновка мөрәҗәгать итә Ркаил. Ул да: «Акча бар, банкка салынган, – дип сүз башлый, – әмма аны алып була. Иртәгә көндезге уникеләргә өйгә кил!» – дип җөмләсен тәмамлый. Бара Гариф абыйсы янына. Өйләренә керсә, табын әзерләнгән, өстәлдә акча да тора. Монысы әле – сүзнең баласы гына. Бераз вакыт узгач, Ркаил Гариф абый белән тагын очраша һәм бурыч кайтару турында сүз кузгата. Ә остазы аңа: «Ркаил энем, мин сиңа акчаны бурычка бирмәдем, ул – сиңа туй бүләге», – ди. Инде ничә еллар вакыт узса да, Ркаил бу хакта тәэсирләнеп, күңеле йомшап китеп сөйли.

Язучылар берлеген җитәкләгәндә бөтен язучыларны фатирлы итә Гариф ага. Һәр җирдә сүзе үтә аның. Хөрмәт-ихтирамны таланты, тырышлыгы белән яулап ала. Ун ел буе СССР Югары Советы депутаты да була ул. Бөек һәм гаҗәп гади кеше иде Гариф ага. Кайсыдыр елны аның белән Буада халык иҗаты бәйрәмендә очраштык. Беренче булып исәнләшергә кыенсынып тордым. Өлкән кеше башта үзе кул бирергә тиеш  бит әле. Мине күрүгә: «Якташ, нихәл?» – дип, үзе дәште ул. Янына килдем, сөйләшеп киттек. Шунда ул миңа көндәлеген ачып күрсәтте дә: «Энем, менә мин бу көндәлеккә көн саен нидер язып куям. Башта елны, айны, көнне, сәгать ничә икәнен, һава торышын, җилнең кай яктан искәнен язам, аннан күңелгә килгән уйларны теркәп куям. Атаңа охшасаң, бәлки син дә язучы булырсың. Ә мондый көндәлек язучы өчен бик кирәк ул», – дигәнрәк сүзләр әйтте. Көндәлек башладым мин үзе, әмма, ике ай чамасы үтүгә, аны алып барудан туктадым. Ялкаулык җиңде. Ә Гариф Ахунов иҗаты турында сүз чыга икән, иң элек аның көндәлеге искә төшә. Чөнки Гариф аганың һәр әсәрендә тарихи чынбарлык, төрле чорлар, ил, татар язмышын чагылдырган вакыйгалар. Аларда бернинди уйдырма, арттыру юк. Аның, мәсәлән, «Идел кызы» трилогиясен аласыңмы, «Хәзинә», «Хуҗалар» романнарынмы – барысы да әдәби тел белән, образлар аркылы теркәлеп барган бер елъязма кебек. Һәрхәлдә, үзем шулай кабул итәм.

«А» хәрефе

Сабакташым, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров бер кызыклы гыйбрәтне искә төшерде. Кайсыдыр елны Сибгат Хәким, Равил Фәйзуллин, Гариф Ахунов һәм Зиннур Маркиз утравына (Куйбышев сусаклагычындагы кечкенә генә утрау ул. – Авт.) баралар. Шунда җирдә аунап яткан «А» хәрефен күрәләр. «Чуеннан коелган, биеклеге җитмеш сантиметр чамасы, яман авыр иде ул», – ди Зиннур. Шул хәрефне күргәч, Гариф ага гаҗәпләнеп сынсыз кала. Үзе: «Бу хәрефнең ниндидер хикмәте бар. Арабызда фамилиясе «А» хәрефенә башланган язучы мин генә, тәкъдир бит бу, хәрефне минем өйгә алып кайтырга кирәк», – дип сөйләнә. Хәрефне алып кайту язучылар арасында иң яшенә – Зиннурга йөкләнә. Күтәреп кайта бу хәрефне, Гариф абый яшәгән фатирга күтәрелә дә кыңгырау төймәсенә баса. Ишекне Шаһидә апа ача. Сүз уңаеннан әйтим әле, Гариф абый хәләл җефетенә Гөлшәйдә дип дәшә иде, аның исемен теленнән төшермәде, бик матур яшәделәр алар. Менә шул Гөлшәйдә апа ишек төбендә чуен хәреф тотып басып торган Зиннурны күрә дә: «Энем бу хәрефне нигә алып килдең?» – ди. Зиннур үзенчә аңлата инде: «Маркиз утравында таптык, Гариф абый – исеме зур хәрефләр белән язылырлык шәхес, шуңа күрә сезгә алып кайттык», – ди.

– Зур хәрефтән язылырлык шәхес икәнен беләм, үзе кайда соң?

– Әнә менеп килә.

Гарифҗан абый шук кеше иде. Хатынына да: «Гөлшәйдә, менә Маркиз утравында фамилиямнең баш хәрефен таптык бит әле», – ди. Зиннур әйтүенчә, шул көннән башлап иң якын дуслары Гариф абый турында үзара «Человек с большой буквы» дип әйткәли башлыйлар. Чуеннан коелган «А» хәрефенең язмышын белмибез. Ә менә олпат шәхесләргә кагылышлы һәр истәлекнең хәтер саклауда нинди әһәмиятле урын тотканын аңлыйбыз. Гади генә бер җөмлә дә, әйткән бер сүз дә яисә кечкенә генә бер вакыйга да шәхес турында күзаллауны тулыландыра ала бит. Шуңа күрә Гариф Ахунов белән аралашкан каләм ияләре үзләренең истәлекләрен язып барсыннар иде.

Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, быел Гариф Ахуновның олуг юбилеен олылап үткәрәчәкләр. Димәк, иң кадерле истәлекләр белән уртаклашасылар алда әле

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре