Предприятиеләр белгечләргә кытлык кичерә. Бу хәлдән котылу өчен күп кенә компанияләрдә хезмәт хакларын планнан тыш арттырырга карар иткәннәр. Ел ахырына кадәр кемнәрнең эш хакы артачак? Нинди белгечләр җитми?
“Life.ru” язганча, барыннан да бигрәк IT-өлкә кадрларга кытлык кичерә. Шулай ук сәүдә, медицина, ветеринария, мәгариф һәм фән өлкәләренә дә хезмәткәрләр җитми. Предприятиеләргә –2,3 миллион чамасы эшче, төзелеш комплексына – 5 миллион чамасы төзүче таләп ителә.
“Делаем бизнес вместе” консалтинг компаниясенә нигез салучы Наталья Горячая әйтүенчә, күп кенә эш бирүчеләр ел азагына кадәр хезмәт хакын 10-15 процентка арттырырга җыена. “Планнан тыш арттыру булачак бу. Производствода ЧПУ станоклары операторлары, югары разрядлы токарьлар җитми. Җәмәгать туклануы оешмалары официантлар, пешекчеләр, ярдәмче персоналга кытлык кичерә. Килеп туган хәл иң элек сум курсының тотрыксыз булуы сәбәпле, илдән мигрантлар китүгә бәйле”,– дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез