Хоккейчы балалар утырган автобус һәлакәткә очрап 4 кеше үлгәннән соң, тикшерү башланды

Свердловск тикшерүчеләре, балалар хоккей командасы автобусы һәлакәткә очрап, 4 кешенең гомере өзелгәннән соң, тикшерү башлап җибәрден. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе хәбәр итә.

Мәгълүм булганча, бүген иртән балалар хоккей командасын Новоуральск шәһәренә алып баручы автобус, Верх-Нейвинский бистәсенә килеп җитәрәк, тәгәрмәче шартлап, каршы як полосага “очкан” һәм “Citroёn” машинасына килеп бәрелгән. Фаҗигадә җиңел машинадагы 3 кеше, шулай ук команданың тренеры һәлак булган, 2 бала хастаханәгә озатылган.
“ Авария сәбәбендә җинаять билгеләрен ачыклау буенча тикшерү оештырылган”, – диелгән хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре