Хокук саклаучылар исә чаң суга: республикада балаларны алдау очраклары арта. Шундый соңгы очракларның берсе: үсмер әти-әнисенең 38 миллион сум җыйган акчасын мошенникларга күчергән. Ничек сакланырга?
Былтыр мошенниклар республикада яшәүчеләрне көн саен уртача 16 миллион сумга алдаган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы китергән рәсми саннар бу! Мәгълүмат технологияләре, ягъни һаман да шул телефон, интернет аша кылынган җинаятьләрдән килгән зыян күләме 5 миллиард 911 миллион сум тәшкил иткән. Бу урында шуны да искәртик: узган ел республикада соңгы биш елда тәүге тапкыр киберҗинаятьләр саны азрак теркәлгән. 2024 елда – 32 мең булса, 2025 елда – 25 мең тирәсе. Татарстан буенча эчке эшләр министры Дамир Садретдинов министрлыкның еллык коллегия утырышында моны ил күләмендә алдану очракларын булдырмау өчен күрелгән чараларның уңай нәтиҗәсе дип бәяләде. Тик барыбер куркыныч кимеми. Мошенниклар корбаннары турында ишетә торабыз, алдана торабыз.
Халыкны төп башына утыртучылар да бер урында тормый, алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап табалар. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов әйтүенчә, республикада балаларны алдау очраклары арта.
– Шундый соңгы очракларның берсе – узган елның декабрендә бер бала алдакчыларга 38 миллион сум акча тапшырган. Бу – үсмерләр арасында алдану очракларының иң зурысы, – диде ул матбугат очрашуында.
Рәдис Йосыпов сүзләренә караганда, мошенниклар берничә көн дәвамында үсмернең башын әйләндергән. Башта үзләренә кирәкле мәгълүматны җыйганнар. Аннары психологик басым ясап, куркыта ук башлаганнар. «Билгесез зат үзен хокук саклау органы хезмәткәре дип таныштырган. Өйдәге акчаның законсыз юл белән керүе һәм җинаять эше кузгатылуы турында әйткән. Әти-әнисен бу бәладән коткару юлын да тәкъдим иткәннәр. Моның өчен булган бар акчаны хокук саклаучыларга тапшырып торырга, ә алар, керемнәрне декларацияләп, кире кайтарачак, имеш», – дип сөйләде Рәдис Йосыпов.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле тагын бер кат кисәтте: хокук саклаучылар беркайчан да телефоннан шалтыратып банк картасы турында мәгълүмат, СМС-код сорамый. Гомумән дә, мондый шалтыратулар сезнең белән мошенниклар сөйләшүенә ишарәли. Бердәнбер юл – телефонны шунук сүндереп куярга кирәк.
2025 елда Татарстанда телефон мошенникларыннан 11 831 кеше, шул исәптән 131 балигъ булмаган бала зыян күргән. Алдакчылар корбаннары арасында 60 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар һәм хатын-кызлар күбрәк.
Хокук саклаучылар әйтүенчә, мошенниклар бик тә хәбәрдар. Соңгы арада социаль челтәрләрдә төрле төркемнәр булдырып, алар аша төп башына утырту очраклары арткан. Мәсәлән, хезмәткәрләр арасында ялган эш төркеме төзиләр дә, җитәкче исеменнән «мәгълүматны архивлаштыру өчен» тиешле төймәгә басарга кушалар. Беренче карашка, икеләнергә җирлек тә юк кебек. Әмма уяулыкны югалтырга ярамый. Якын дустың, хезмәттәшең исеменнән элемтәгә чыксалар да.
Алдауның тагын бер яңа һәм бик тә куркыныч очрагы үсмерләргә бәйле. «Башта бала белән «яшьтәше» аралаша. Ул аннан үзе, әти-әнисе, яшәү урыны турында мәгълүмат белешә. Сөйләшә торгач, аның хәзерге вакытта кайда булуын белергә теләп, геолокация җибәрүен сорый. Шуннан соң ялган хокук саклаучылар элемтәгә чыга. Үсмерне Украина хәрбиләренә геолокация җибәрүдә һәм закон бозуда гаепли башлыйлар. Котылу юлы исә шул ук – әти-әнинең банк карталары турында мәгълүмат җиткерергә кирәк. Мондый очракларның ни белән бетәсе билгеле», – ди Рәдис Йосыпов.
Мошенниклардан саклану чаралары турында да искә төшерделәр.
– Беренчедән, бу – кредит рәсмиләштерүгә үз-үзеңә тыю салу. Икенчедән, 2025 елның 1 сентябреннән илдә кредит рәсмиләштергәндә «суыну чоры» гамәлдә. 200 мең сумга кадәр акча – 4, ә аннан да зуррак сумма 48 сәгатьтән соң гына бирелә, – ди Татарстан Прокуратурасы вәкиле Алмаз Фәттахов.
Россия банкы бүлеге – Татарстан буенча Милли банк җитәкчесе урынбасары Нурания Хәйруллина әйтүенчә, узган елның тугыз аенда гына да кредит оешмалары ил күләмендә 111 миллион мошенниклык операциясен туктатып калган. Нәтиҗәдә халыкның 11,5 триллион сум акчасын саклап калганнар. «Тик бу саннар ничек кенә зур булып яңгырамасын, алдакчылар да кул кушырып утырмый. Шушы ук вакыт аралыгында мошенниклар банклар аша 1 миллионнан артык операция үткәргән. Ил халкы 20 миллиард сумнан артык акчасыннан колак каккан», – диде Нурания Хәйруллина.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда 476 меңнән артык кеше кредит алуга үз-үзенә тыю салган. Сим-карта рәсмиләштерүне чикләү мөмкинлегеннән исә 8 меңнән артык кеше файдаланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез