Газетага язылу

Хөкүмәт 2025 елда Россия бюджеты керемнәрен арттырырга тели

РФ Хөкүмәте тарафыннан хупланган федераль бюджет проекты нигезендә, 2025 елда казнаның керемнәре 40 триллион 296 миллиард сумга кадәр артачак, ягъни 2024 ел белән чагыштырганда 12 процентка. Бу Хөкүмәт утырышында кабул ителгән министрлар кабинетының карарлары турындагы документтан күренә.

"2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына федераль бюджет турында" федераль закон проектын хупларга һәм аны Дәүләт Думасына билгеләнгән тәртиптә кертергә", - диелә РФ Хөкүмәтенең рәсми сайтында бастырылган министрлар кабинеты карарында.

Анда билгеләп үтелгәнчә, бюджет керемнәре 40 триллион 296 миллиард сумга кадәр артачак, шул ук вакытта нефть-газ керемнәре өлеше 73% тәшкил итәчәк. Федераль чыгымнар шул ук 2025 елда 41 триллион 469,5 миллиард сумга кадәр артачак. Димәк, дефицит якынча 0,5% ВВП тәшкил итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре