Хөснуллин: "Татарстан илнең транспорт инфраструктурасы үсешенә зур өлеш кертә"

Барлык кыенлыкларга да карамастан, Россиядә транспорт инфраструктурасы үсә. Татарстан бу эшкә зур өлеш кертә. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашучыларга юллаган сәламләү сүзендә искәртте.

"Төбәктә юл хуҗалыгы өлкәсендә системалы эш җайга салынган. Татарстан "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" илкүләм проектын ышанычлы рәвештә тормышка ашырды. Мисал өчен, Казанда агломерацияләрдәге юл челтәренең норматив торышын 85 процентка кадәр җиткерү күрсәткече арттырып үтәлде", - диелә Россия Премьер-министрыны урынбасарының сәламләвендә.

Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, икътисадның Көнчыгышка йөз тотуын искә алып, илнең зур транспорт-логистика үзәге буларак, Татарстанның әһәмияте тагын да арта. Бу шул исәптән, халыкара транспорт коридорларын үстерү бәрабәренә дә тормышка ашырыла. Вице-премьер узган ел Россия Президенты Владимир Путинның Татарстанда Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлын ачуын искә төшерде. Билгеле булганча, ул М12 составына керәчәк. "Әлеге трассага изтыяҗ зур булып чыкты, ул бөтен ил аша диярлек узучы "Россия" транспорт маршрутының бер өлеше булып тора", - диде ул.

Марат Хөснуллин былтыр Казанда Горький шоссесын реконструкцияләүне, "Зур Яшел Үзән" юлы, Вознесение трактының икенче өлеше, Алексеевск - Әлмәт юллары төзелүен дә искә алып, яңа юлларның халыкка хезмәт итүен билгеләп үтте. "Алда да зур эшләр көтә. Аларны яңа илкүләм проектлар кысасында хәл итәчәкбез", - диелә сәламләү сүзендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре