Күңел нечкәрә, йөрәк нырак яратырга өйрәнә торган бәйрәм. Казанда III республикакүләм «Һәркайсында кояш» фестивале узды. Биредә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты. Араларында авыр хәрәкәтләнүчеләр, ишетми, күрми торган сабыйлар булса да, аларны иҗатка мәхәббәт берләштерә. Биредән бер бала да буш китми.
Быел бәйгегә 280 нән артык гариза килгән. Әлеге фестивальне оештырган «НУР» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, «Сандугач» хәйрия фонды президенты Айгөл Хәйруллина әйтүенчә, аларга һәр бала кадерле.
– Максатыбыз – әлеге сабыйларның сәләтләрен ачу, аларны башкаларга күрсәтү. Фестивальне төбәкара итеп яки Россия күләменә дә чыгарып булыр иде. Әмма безгә аның республикада узуы кадерле. Үз балаларыбызны бергә җыеп, бер гаилә булдырасыбыз килә, – ди Айгөл Хәйруллина. – Һәр балага игътибар бирәсебез килә. Фестиваль узгач та, без алар белән ел дәвамында элемтәдә торабыз, төрле чараларда катнашабыз, очрашулар уздырабыз. Әти-әниләре белән дә элемтәбез елдан-ел ныгый гына.
Әтнә кызы Ралия Нигъмәтҗанова әлеге фестивальдә икенче тапкыр катнаша. Ул шигырь өйрәнеп килгән. Әнисе Лилия кызының уңышларына бик сөенә.
– Табиблар кызымның аягына басарына бер дә өмет бирмәгән иде. ДЦП диагнозы белән туган бала ул. Бердәнбер балам, карап торган күз нурым ул минем. Шуңа да аны кая гына йөртмәдем. Кешедән акча сорамас өчен, Россия буйлап бушлай тернәкләндерү үзәкләре эзләдем. Ярты гомерем юлда узса уза, без һаман шифа эзләүдә, – ди Лилия. – Бу бәйге турында узган ел ишеттем. Шунда кызым беренче тапкыр шигырь сөйләде. Матур булсын, милли булсын дип, кызыма татар күлмәге тектердем. Шөкер, жюри аның чыгышын югары бәяләде. Менә шушы фестивальдә без «Могҗиза» студиясе барлыгын белеп алдык. Кызым хәзер анда йөри, яңа дуслар, яңа мөмкинлекләр ачылды. Оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк!
Фестивальдә катнашучылар арасында Тинчурин театры каршында эшләүче «Могҗиза» студиясе шәкертләре дә бар иде. Алар инде чып-чын артистларга әйләнгән.
– Без «Алтын алма» әкиятеннән өзек уйнап күрсәтәбез. Фестиваль безне бөтен республикага таныта. Әти-әниләребезгә, безне өйрәтүче театр артистларына рәхмәтлебез, – ди Казан мәдәният һәм сәнгать институтының 2 нче курс студенты Анель Имамиев.
Түбән Кама районының Югары Чаллы интернатында укучы Кристина Шишкинаның фестивальдә беренче генә катнашуы. Тәрбиячесе күп кенә авырулары булса да, Кристинаның бик акыллы, тиз отып алучан икәнен әйтә. Ул фестивальдә Габдулла Тукайның «Туган авыл» шигырен сөйләде.
Балалар сәхнәгә әти-әниләре белән дә чыкты. Казаннан Азамат Шәфигуллин, әнисе Лилия белән шигырь сөйләп, күпләрне шаккатырды.
Хыял-уйлар да чынга ашты ул көнне. Чарада катнашучы балаларның берничәсе күңеленә ошаган җырчысы белән бер сәхнәдә чыгыш ясый алды. Әнә Артур Зиннәтов Мәскәү җырчысы Эльбрус Джанмирхоев белән җырларга теләге барын белдергән. Шөкер, оештыручылар сабыйның теләген чынга ашырган. Алар бергә җырладылар. Зәмирә Гыйззәтуллина – автор-башкаручы Илназар белән, Руслан Ардашев Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров белән бергә җырлады. Җырчы Игорь Дмитриев та, бер төркем балаларны сөендереп, алар белән бергә чыгыш ясады. Фестивальгә һәр елны үзеннән өлеш кертүче җырчы Ильвина берьюлы ике кызны сөендерде. Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова Эвелина Шәрипованың хыялын чынга ашырды. Җырчылар Айгөл һәм Эльмир Җиһангировлар Алия һәм Индира Галәветдиновалар белән бергәләп «Бөрлегән» җырын башкардылар.
Бер карасаң, болар бар да гади генә эшләр төсле. Әмма аларның асылында ярату һәм үзенчәлекле балаларга ышаныч тудыру, өмет бирү, аларны сөендерү тора. Тикмәгә генә оештыручылар берсен дә кимсетмичә, барысына да бүләк таратмый. Бу сабыйлар башкалардан бер дә ким түгел, киресенчә, алар бар дөньяны җылыта да әле!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез