Газетага язылу

“Хыялыбызда да юк иде”: Татарстанда берьюлы өч юл объекты ачылды

Бүген Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында берьюлы өч юл объекты ачылды. Казанда Горький шоссесын реконструкцияләү төгәлләнде, “Зур Яшел Үзән”дә дүрт полосалы яңа юл төзелде, Югары Осланда М7 юлының бер өлеше төзекләндерелде. Бу хакта "Татар-информ" яза. 

“Инфраструктура менюсы – нәрсә ул? Менә бу объектларны аның инструментларыннан башка күз алдына да китереп булмый иде. Барысы да – дәүләт башлыгы Владимир Путин, Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустиннның стратегик карарлары нәтиҗәсе “, – диде Рөстәм Миңнеханов
«Рәис басым ясап әйткәнчә, Татарстан тарихында моның кадәр юл төзелгәне юк иде әле. “Бик җитди федераль программа ярдәмендә стратегик проектларны тормышка ашырабыз”, – дип белдерде ул.

Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, Горький шоссесын реконструкцияләүгә 27,1 миллиард сум тотылган.
“Зур Яшел Үзән” юлы – Казанны Яшел Үзәнгә якынайту хыялы. Бүген без хыялыбызны тормышка ашырдык. Моннан тыш Иннополис янында М7 юлының бер өлешендә хәрәкәтне ачып җибәрәбез”, – дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, узган елда Татарстанда Идел елгасы аша яңа күпер ачтылар, быел Кама елгасы аша күпер ачылачак. “Хыялыбызда да юк иде болар. Барлык проектлар да тормышка ашырылачак”, – дип йомгак ясады ул.
Юл участокларында хәрәкәтне Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин ачты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре