Сигезенчеләрне тәмамлагач бугай, бер иптәш малай белән бурлыкка киттек. Бензин бурлыгына. Элек үзем генә йөри идем, бу юлы артык нык якын дус булмаса да, ни өчендер аны да ияртәсе иттем. Ничек бетәсен белсәм, алай кыланмас идем.
Безнең чорда авыл малайларының барысының да матай дип аталган транспорты була торган иде. Кемнеке – «Иж», кемнеке – «Минский»... Кемнеке иске, кемнеке яңа... Ләкин барыбызныкы да бар һәм аңа бензин кирәк. Заправка – район үзәгендә генә. Әтиләре МТМ тирәсендә эшләүчеләр бик йончымый, ә башкалар кайдан җай чыга, шуннан таба торган иде. Мин кечкенәдән ферма белән амбар тирәсендә үскәч, кайда нәрсә ятканлыгын яхшы беләм. Шуңа көндез бирмәгән әйберләрне иркенләп төнлә барып ала торган идем. Амбар ихатасында торган «ГАЗ – 51» машинасының бензины да шул исәпкә керә. Биш литрлы канистрыңны тотып киләсең дә, тегенең бензобак төбендәге унтугызлы болтны бушайтып, иркенләп тутырасың һәм ипләп кенә кайтып китәсең.
Урлашып баеган миллионерлар юкка гына үзләрен әллә кемгә куйган булып йөри, бурлыкның бер кыенлыгы да юк ул. Дан да, дәрәҗә дә түгел. Талант та таләп ителми. Бары тик берничә кагыйдәне генә белергә кирәк. Төнге сәгать бердән соң килергә – бу вакытта төн урнашып бетә. Биш литрлы канистр булырга тиеш: унлыны алсаң, сизелергә мөмкин, сизсәләр – кранны ябачаклар. Һәм үз артыңнан тәртип калдырырга кирәк. Әгәр юлдашларың булса, алар ышанычлы булырга тиеш. Хәер, монысын мин әле белми идем...
Ә белергә тиеш идем, чөнки сигнал капкадан чыгу белән бирелгән иде. Үзебезнең йорттан бер-ике адым атлауга, теге курку катыш пышылдады:
– Аһ, кеше килә бугай!..
Без туктап тыңлап тордык та ары киттек. Амбар ихатасына кергәч, тагын кабатланды бу:
– Аһ, кеше килә бугай!..
Килми иде. Ләкин амбар ишегалды тып-тыныч кына була алмый. Монда комаклар да, песиләр дә йөри. Кайтмый калган казлар да оеп утыра. Башка төрле кош-корт та очрый. Шуңа да амбар ич инде ул – җан ияләренең җим таба торган урыны.
Ләкин мин бу тиклемен үк көтмәгән идем. Тирә-ягыңа каранып, тынычланып, инде сүтәм генә дип машина астына кереп китәсең – пышылдау ишетелә:
– Аһ, әнә теге кем ул?!
Туктап каласың. Берни дә юк. Инде кабат тотындым гына дигәндә тагын:
– Аһ, берәү килә бугай.
Беркем юклыгын, бернинди куркыныч янамавын тойган хәлдә дә күңелгә шом йөгерә. Йөгермәсә дә, игътибарсыз калдырып булмый – тикшерергә кирәк, ә бәлки, чынлап та шулайдыр. Ләкин юкка вакыт әрәм иткән саен кирәкле эш кичегә. Тегенең шул рәвешле өркетеп торуы нәтиҗәсендә хәтта болтны ике әйләнешкә дә сүтеп булмады. Ахыр чиктә моны тәгәрмәчкә каратып утыртып куйдым да канистрларны алып тагын машина астына кереп киттем. Һәм шунда ук тавыш ишетелде:
– Нинди яктылык ул?
– Ай калыкты, – дидем мин. – Бар да әйбәт, борчылма.
Ләкин бу ай түгел иде. Каравылчы вагонының уты янды. Бераздан каравылда торган абзый чыкты да берничә адым читкәрәк китеп печ итәргә тотынды. Мин бераз дымланган болтны кире тыгызлабрак куйдым. Кереп китсен инде. Каравылчы абзый ишек тоткасына үрелүгә тагын пышылдау ишетелде:
– Аһ! Аһ, анда кеше йөри... Ишетәсеңме?! Каравылчы!
Актерның пышылдавы залның егерме бишенче рәтенә кадәр ишетелергә тиеш, диләр. Ә минем дусның эчендә, ким дигәндә, ике-өч актер утыра иде бу мизгелдә. Һәм каравылчы аның тавышын ишетте. Талантны ишетерләр инде, анысы гаҗәп тә түгел. Һәм ул безнең якка килә башлады...
– Кем бар анда, анаңны фәлән төгән! – дип кычкырды каравылчы үз куркуын безгә күчерергә тырышып. – Төн уртасында!
Минем мондый хәлгә очраган бар инде. Шулай кычкырынгач, ул туктап беркадәр тыңлап тора һәм бер тавыш та ишетелмәсә, кире вагонына кереп китә. Бераздан тагын чыгып колак салып торырга мөмкин. Ләкин бу юлы бөтенләй башкача килеп чыкты.
– Каравылчы! – дип еламсырады иптәш малай. – Ул безне күрде...
Бу юлы хәтта пышылдап та тормады бугай. Мин аның канистрын атып бәрдем. Үземнекен тәгәрмәчнең эчке ягына сөяп куйдым да машина арбасы төбенә ябыштым. Каравылчы килде, моны таныды, сүгенеп алды, фонарен яндырып тирә-якны, машина астын яктыртып карады, арба эченә дә күз салды бугай. Шуннан моны җилтерәтеп вагонына сөйрәде.
– Мин үзем генә түгел, – дип тарткалашты минем иптәш малай. – Без икәү...
Һәм ул минем исемне әйтте. Һәм монда үзе түгел, ә миңа ияреп килүен дә яшермәде. Хак инде, бер карасаң. Дөреслекне нәкъ үз вакытында ярып салучыларга соклануым да шуннан калды бугай.
Болар вагонга кереп югалгач, мин, беткән баш беткән дип, тиз генә бензин агызып алдым да амбарның арт ягыннан чыгып шылдым. Соңыннан бәйләнүче дә, сөйләнеп йөрүче дә булмады. Иптәш малайның эләгүе турында да сүз ишетелмәде.
Бары тик теге иптәш малай гына: «Ияртеп алып бардың да үзең ташлап качтың», – дип озак үпкәләп йөрде. Мин дәшмәдем.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез