Газетага язылу

Җылы көздән кемнәр нәрсә отты?

Матур һава торышы гына түгел. Озакка сузылган кояшлы көз башлаганны вакытында тәмамлау өчен менә дигән мөмкинлек булды. Бигрәк тә авыл кешесенә. Төзеделәр, кордылар, казыдылар – теләгән кеше рәхәтләнеп эшләде. Җылы көздән кемнәр отты?

Җылы көздән кемнәр нәрсә отты?
Фото: Эльвира Вәлиева

Көзге төзелеш

Матур көздән файда алучылар дигәндә, иң элек төзелеш тармагында эшләүчеләр күз алдына килә. Азнакай районының Митрәй авылында яшәүче Айрат Ваһапов бригадасы кешеләргә йорт һәм мунча түбәләре яба, йортларын тышлый һәм эчке эшләрне эшли. Аның сүзләренә караганда, быелгы көздә заказлары утыз процентка арткан.

– Быел эшләр өчен бик рәхәт көннәр тора. Күп кеше иске йортларын яңарта, тышлый, мунча, идән-сәкеләрен, йорт түбәләрен алыштыра. Без кышын да, җәен дә эшлибез анысы. Түбә япканда яңгыр яуса, туктап торабыз яки эчке эшләргә тотынабыз. Эш барыбер дәвам итә, тик озакка сузыла. Әйтик, мунчаның иске түбәсен сүтеп, яңасын ябарга уртача җиде көн вакыт кирәк. Яңгырлы, пычрак көздә бу эшләр озаккарак сузыла торган иде, – ди ул.

Аның сүзләренчә, гадәттә көзлектә башкарыла торган төзелеш эшләренә заказлар бәрәңгеләр алынып, бакча эшләре беткәннән соң башлана.     

– Кешенең мондый эшләрне эшләтергә кәефе булу кирәк. Мин инде төзелештә озак еллар һәм һәрвакыт шуңа игътибар итәм: матур, кояшлы көннәр озаграк тора икән, халыктан заказлар да күбрәк кабул итә башлыйбыз. Күңелләре үсеп китеп, яңа, зур эшкә тотыналар, күрәсең, – ди ул.

Мамадыш районының бер авылында яшәүче Ленар Кадыйров авылда төрле эшләр башкара. Кирәк икән, кемнеңдер абзарыннан тирес чыгара, кемнеңдер хуҗалыгында вак-төяк эшләрне эшләргә булыша, авылдашларына утын яра. Без шалтыратканда да күршесенең абзарын тышлар өчен калай бушатып ятуы иде.

– Кемдә нинди эш бар, шуны эшлим инде мин. Көннәр матур тора бит әле, эшләргә дә бик рәхәт. Кеше быел бакчасындагы эшне дә, хуҗалыктагысын да бик иркенләп, рәхәтләнеп эшли алды. Кайбер язга кала торган хезмәтләр дә көзен башкарылды. Башка елларда бу вакытта яңгырлы һәм салкын була торган иде. Утынын ярсак та, җәфаланыбрак эшли торган идек. Быел җиңел һәм рәхәт эшлим, мөрәҗәгать итүчеләр дә күбрәк. Бер «КамАЗ» каен утынын ярган өчен 7 мең сум алам. Бу эшне гадәттә ике-өч көндә башкарам. Әле шул арада башка эшләрне эшләп алырга туры килә, – ди ул.    

Авыл хуҗалыгы

Быелгы җылы, матур көздән отучылар исемлегендә, әлбәттә инде, игенчеләр дә бар. Яңгырлы, салкын августтан соң аларга рәхәтләнеп кинәнеп эшләргә бик яхшы мөмкинлек туды.

– Мондый көзнең булганын хәтерләмим. Авыл хуҗалыгы өчен Аллаһы Тәгаләнең бик зур бүләге булды бу, – дип бәяләде матур көннәрне Зәй районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев. – Узган ел көнбагышны 6 гыйнварда җыеп тәмамлаган булсак, быел инде эшләрне ике атна элек төгәлләдек. Ашлыкка дигән кукурузны да, шикәр чөгендерен дә җыеп бетердек. Җирләрне дә кирәгенчә эшкәртеп чыктык. Илдәге вазгыятькә бәйле, урып-җыюда каршылыклар да булгалады, тик аларга карамастан, бөтен эшләрне вакытында, хәтта бераз алданрак та эшләп бетерә алдык.   

Авылның тагын матур күренеше – көтү чыгу. Ноябрь җитүгә карамастан, малларын болын-кырларга куа торган авыллар әле дә бар. 

– Күрше авылда көтүне 30 октябрьдә туктаттылар. Алар көтүче яллап көтә иде. Ул егетнең өендә дә эшләре килеп чыккан, аннан соң маллар да арыды, шуңа күрә туктаттык, диделәр. Безнең терлекләрне электр көтүче саклый. Көннәр матур торганда туктатырга уйламыйбыз әле. Беренчедән, азыкка экономия, көн буе абзарда яткан сыерны яхшылап ашатырга кирәк бит. Икенчедән, абзар-кура чиста килеш тора, тиресе азрак чыга. Без, мәсәлән, көтүгә биш сыер куабыз. Кич кайткач, тамакларын яхшылап туйдырсак та, көн буе мал карау белән чагыштырып булмый инде, – ди Азнакай районының Беренче Май авылыннан Лилия Мостафина.

Табигать кочагында

Мондый җылы, матур көз урманчыларга да тансык. Бу чорда күп һәм мөһим эшләр башкарыла.

– Быел башка елларда көзен эшләп өлгерә алмый калган эшләрне башкарып чыгарга бик уңышлы булды. Башка елларда яңгырлар ява башлау сәбәпле, октябрь урталарында эшләр туктала иде. Быел, әйтик, язын агачлар утыртырга туфракны әзерләп бетердек. Хәтта язын эшлисе кайбер эшләрне дә башкарып чыктык. Димәк, киләсе елга эш җиңеләйде. Көз матур, кояшлы торса да, табигать барыбер үзенекен итә. Агачлар яфракларын коеп бетерде инде. Шул ук вакытта мондый җылы көзнең куркынычы да бар: язын ефәк күбәләге бик күп үрчергә мөмкин. Чөнки аларның йомыркалары суыкта һәлак булырга өлгерми, – ди Минзәлә урманчылыгының Калинин участогы урманчысы Ленар Фатыйхов.    

Урманчыдан утын турында да кызыксындык. Аның сүзләренчә, сәламәтлеге булган кеше корыган агачларны урманнан үзе җыеп алып әзерләү ягын карый.

– Андый кешеләргә дә быел иркенләп йөрергә матур көннәр җитәрлек булды. Гадәттә җәен печән, бакча эшләре белән мәшгуль булаып, утынны көзен бәрәңге алганнан соң әзерли башлыйлар бит. Шуңа күрә быел утын хәстәрен күрми калучылар юктыр, – ди ул. 

Алабуга районының Дөм-Дөм авылында яшәүче Гөлнур Сәлимгәрәеваның да иртә яздан алып кар яуганчы урманнан кайтып кергәне юк. Аягына озын кунычлы резин итек кигән, бер кулына таягын, икенчесенә я кәрзин, я чиләк тоткан апаны кыштан кала теләсә кайсы ел фасылында урманда очратырга мөмкин. Үзе әйтүенчә, ул урманда кулланырга яраклы нәрсә бар – барысын да җыя. Гөмбә, җиләк, үләннәр, себерке. Быелгы сезон озакка сузылып, аеруча да уңышлы булган. 

– Табигать сый-нигъмәтләре мулдан. Билгеле инде, акчасы да узган елгыга караганда яхшырак керде. Гөмбәне үзебезгә җитәрлек итеп тә, сатуга тәкъдим итәрлек тә җыйдык. Тик акчаның җитәсе юк инде аның, бер яктан керсә, икенче яктан чыгар урыны табылып тора. Шунысы начар: урманнарда аюлар күбәйде хәзер. Узган ел каршыбызга чыккан иде, быел эзләрен һәм тизәкләрен генә күрдек. Шулай да урман хуҗасыннан куркып ятып булмый, көннәр матур торганда, гөмбәләр үсеп утырганда, җыеп калырга тырыштык, – ди Гөлнур Сәлимгәрәева. 

Матурлык тудыручылар

Урманнарда гына түгел, бакчаларда матурлык тудыручыларның да эшләре җитәрлек булган бу көздә. Ландшафт дизайнеры һәм бакчачы Гөлназ Шакирова әйтүенчә, көннәр матур торгач, эшләре күп, заказлары зур булган.

– Без бакчаларны проектлаштыру, үсемлекләрне утырту һәм карап, тәрбияләп тору белән шөгыльләнәбез. Бакчада, ишегалдында нинди эш бар, барысын да башкарабыз. Көз матур килгәч, эш озаккарак сузылды. Агачларны кисү, бакчаларны эшкәртү кебек эшләрнең вакыты озынайды. Шушы вакытка кадәр матур итеп утыручы куаклар, чәчәкләр бар. Аларны кисү, кышка бәйләп кую вакыты да чигерелде, ягъни бу матурлык белән озак хозурлана алу мөмкинлеге барлыкка килде. Шулай ук йорт хуҗасының вакыты җитмәү яки акчасы булмау сәбәпле, иртә көздә утыртыла алмаган үсемлекләр өчен дә бик яхшы килде быел. Аларны әлегә кадәр утырта алабыз, – ди бакчачы.

Гөлназ Шакирова әйтүенчә, кояшлы көннәр кешеләрнең кәефләренә дә йогынты ясап, яңа эшләргә илһамландыра ала. Шуңа күрә бакчаларда матурлык тудыручыларның яңа клиентлары да барлыкка килгән.

– Ел саен яңа кешеләр өстәлеп тора инде ул, быел исә, чыннан да, алар күбрәк булды. Шөкер, бер дә тик торганыбыз юк. Безнең өчен көз эш ягыннан да, бәрәкәте буенча да уңышлы булды, – диде ул.          

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре