Аларга көн дә игътибар һәм ярату кирәк. Арча картлар йорты җитәкчесе Рәйсә Хөснетдинова өлкәннәр турында әнә шулай ди. «Картлар йортында яшәүче һәр әби-бабаем күңелемә бик якын», – дип тә өсти ул. Бүгеннән республикада өлкәннәр ункөнлеге башланды. Республикада яшәүче әби-бабайларның хәлләре ничек? Без шул хакта белештек.
Дания Зариповага 88 яшь. Моннан ике ел элек Арча картлар йортына килгән. Гомер көзендә берьялгызы каласы килмәгән аның. Түләүле бүлеккә урнашкан. Картлыгын әнә шулай итеп кайгырткан.
– Әлеге әби безнең картлар йортына үз теләге белән килеп эләкте. Беренче көннән үк акылы, зиһене белән таң калдырды. Ялгызлыгын искә алмасаң, матур итеп картая, – ди картлар йорты директоры. – Мәчеткә дә йөри әле ул. Намазларын калдырмый. Балалары булмаган. Әле шөкер, якын итеп торучы дуслары бар. Янына еш киләләр. Ә безнең картлар йортында яшәүчеләрнең күбесенең балалары бар. Алар килеп тә карамый. Әмма без аларның күңелләрен күрергә, көннәрен матур итәргә тырышабыз.
Арча картлар йортында эшләүчеләр дә өлкәннәрнең күңеленә юл таба белгән. Сәләтле кешеләрне шундук күреп алалар икән. Кемдер матур итеп җырлый, биючеләре дә бар. Әнә шулай бер төркем җыелып, Арча районы авылларына барып та чыгыш ясыйлар.
– Үзебезнең дә олыгаясы бар. Инде оныклар сөябез. Әнә шуңа да хезмәткәрләремә өлкәннәргә карата бик игътибарлы булу кирәклеген еш кабатлыйм. Аларны бер сүз терелтә, бер караш җылыта. Үзләрен кимсетелгән кебек тоймасыннар дип тырышабыз, – ди Рәйсә ханым. – Һәр әти-әни кадерле булса, без бик сөенер идек. Һәрбер кеше баласын картлыгында таяныч булсын дип таба. Тик кызганыч, арада үзәк өзгеч язмышлар бар. Ана йөрәге барысына да түзә. Килеп хәл белмәгән баласын да яратудан туктамый ул. Өлкәннәрнең тормышын бәйрәмдә генә түгел, көн дә матур итәсебез килә. Һәр көнгә сөенеп яшәсеннәр.
«Яраларны түгел, җаннарны дәвалыйм»
Апас районының Чүрибураш авылында яшәүче Рәмилә Шәрифуллина картлар йортында яшәүче әбине тәрбиягә алган. Социаль хезмәткәр булып эшли башлаганына 5 ел икән. Аңа кадәр кибеттә хезмәт куйган. Балачактан шәфкать туташы булырга хыялланган. «Хәзер менә яраларны түгел, җаннарын дәвалыйм», – ди. Тәрбиягә алган 78 яшьлек Равия Нуруллинадан башка әле аның тагын 7 әбисе бар.
– Равия әбине элек тә белә идек. Аның картлар йортына эләгүен ишеткәч, үзебезгә алып кайтырга булдык. Килеп керүгә, елмаеп каршы алды ул. Үзенә аерым бер бүлмә ясадык. Аңлашып, бер-беребезне ишетеп яшибез, – дип сөйли Рәмилә. – Равия әби безгә тиз ияләнде. Үзебез дә гомер буе бергә яшәгән кебек. Әти-әнием инде вафат. Әнә шуңа да йөрәк җылымны Равия әбиемә бирәм. Кайтып керүгә, «Кызым дисәм, ачуланмыйсыңмы?» – диде. Ничек инде ачуланыйм? Язмышы бик авыр аның. Кызы да бар. Әмма никтер аралары суынган. Кайчак моңсу җырлар тыңлаганда күңеле дә тула. Сорашып та карыйм, әмма әбием бу хакта берни әйтми. Димәк, шулай кирәк. Кайчак аптырыйм да инде: ана белән бала арасы ничек шулай салкыная алды икән? Их, менә үз әнием исән булсамы! Аны да кадерләп яшәтер идем.
Равия Нуруллина үзен үзе йөртә, үзе ашый. Шәрифуллиннар гаиләсенә гел рәхмәтен әйтеп тора икән.
– Бәхетемә сез туры килдегез, дип кенә тора. Әбиебез бик нурлы, аннан бөтен өйгә җылылык бөркелә. Янына керүгә, күзләре елмая. Димәк, бездә аңа читен түгел. Яратып яши, без дә үз итәбез. Иң мөһиме – шул, – ди Рамилә. – Өлкәннәр белән эшләгәч, күңел кыллары да нечкәрә. Аларны бик кызганам. Гомер көзләренә ялгыз керүчеләр дә, балаларын югалтканнар да бар. Барысына да җылымны бирергә тырышам. Үзләрен кирәксез тоймасыннар, дим. Үзебезнең дә картаясы бар. Шуны онытмаска кирәк.
«Малаен яраткач...»
Кукмара районының Вахит авылында гомер итүче 75 яшьлек Нәсимә Идиатуллина бәхетле картлык кичерә. Төп йортта улы Ришат гаиләсе белән гомер итә. Ике кызы да ерак китмәгән. Шушы авылда, күрше йортларда гына яшиләр. Килен белән каенананың аңлашып яшәүләренә 33 ел икән инде.
– Малаен яратсаң, әнисен дә яратасың инде, диләр бит әле. Мин дә шулай. 18 яшемдә кияүгә чыкканда, кая эләгәсемне, нәрсә көтәсен белдем. Яшьлек белән берни уйланылмаган. Шөкер, начар яшәмибез. Каенанам үз әнием була алмаса да, гомер буена иремнең әнисе дип хөрмәт итеп яшәдем. Беркайчан да иремә әни хакында бернинди начар сүз әйтмәдем, – ди Тәнзилә ханым. – Тормыш булгач, кайчак ачу да килә, сүз артыннан сүз чыгып китә. Мондый гына вак-төяк булмый калмый инде ул. Идеаль гаиләләр юк. Әмма вакытында сабыр итеп, юл биреп яши белү кирәк. Әни кулдан килгәнчә өйдәге эшләрдә ярдәм итә, мин дә тәмле ризыклар пешереп ашатырга тырышам. Әле менә шушы көннәрдә ял йортыннан кайтты. Исән-сау гына булсын. Олы кешеле йортка йозак та кирәкми ул.
Нәсимә апа тормышыннан бик канәгать. Урыны түр башында аның. Нинди генә эш башласалар да, аның киңәшенә колак салалар.
– Бәхетем картлыгыма калган икән, дим. Кадерле булып яшим. Улым белән киленемә рәхмәттән башка сүзем юк. Үземә аерым бүлмәм бар. Оныкларым килә, инде оныкчыкларым да үсә. Шуларга сөенеп яшәү, – ди Нәсимә апа. – Һәр әни кадерле булсын, бала игелеге күреп яшәсен иде.
Өлкәннәргә – дәүләт ярдәме
Бүген Татарстанда 935 мең 124 өлкән яшьтәге кеше яши. Аларның 294 енә 100 яшь тулып киткән. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, иң өлкән ир-ат Питрәчтә яши. Аңа 105 яшь. Иң озак яшәүче ханым Алабугада гомер итә. Ул быел 108 яшен тутырган.
– Елдан-ел өлкәннәрнең гомер озынлыгы арта. Әле моннан ике ел гына элек республикада 100 яшен тутыручылар 211 кеше булган. Өлкәннәрне кайгырту, аларның тормыш шартларын яхшырту нәтиҗәсе бу. Татарстанда алар өчен бик күп ярдәм чаралары бар. Күп кенә өлкәннәр «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булып, ташламалардан файдаланалар. Пенсия яшендә һәм тиздән пенсиягә чыгачак кешеләр өчен дә дәүләттән ярдәм каралган. Шулай ук 70 яшьтән өлкәнрәкләргә ТКХ өлкәсендә субсидияләр бирелә, – ди министр.
2019 елдан – «Демография», 2025 елдан «Гаилә» илкүләм проектлары өлкәннәрнең тормышын яхшыртырга бик күп мөмкинлекләр бирә. Республикада «Озак вакытлы карау» программасы эшли. Хәзерге вакытта өйләреннән чыга, үз-үзен карый алмаучы 5651 кешегә бушлай ярдәм күрсәтелә. Аларга махсус социаль пакет бирелә. Ул үз эченә атнасына 7 сәгатьтән 28 сәгатькә кадәр өйгә килеп караучы хезмәтен ала. Республикада пенсияләре 20 меңнән ким булган кешеләр өчен дә ярдәм бар. Эльмира Зарипова сөйләвенчә, алар өчен бердәм юл йөрү акчасы түләнә, шулай ук ял йортларына барганда 25 мең сумлык сертификат бирелә.
– Киләсе елдан пенсиясе 23 мең сумнан артмаучылар да әлеге мөмкинлектән файдалана алачак. Республикада андыйлар 64 мең кеше булыр дип көтелә. Бу максатларга 5 млрд сум акча бирелде. Шулай ук 70 яшькә җитүчеләр капиталь ремонт өчен түләүләрнең яртысын түли, 80 яшьтән узганнар бөтенләй түләми, – ди министр. – Ел саен авыл җирләрендә яшәүче өлкәннәрне махсус машиналар белән диспансеризация узар өчен районнарга йөртәләр. Быел тугыз айда 32,6 мең кеше медицина тикшеренүе узды.
Очрашуда өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләләр турында сөйләделәр. Андыйлар республикада 29 икән. Министр да нинди генә ярдәм күрсәтелмәсен, әби-бабайларга яхшы мөнәсәбәт, җылы сүз кирәк, ди. Нәкь өйдәге кебек.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, республикада 256 мең 890 кешегә социаль пенсиягә түләнә.
– 1 гыйнвардан иминият пенсияләре – 7,6 процентка, 1 апрельдән 7,8 процентка артачак, – диде ул. Татарстанның сәламәтлек саклау министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Альмир Абашев: «Өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгырту өчен республикада бөтен мөмкинлекләр дә бар», – диде.
– Һәр районда гериатрия кабинетлары эшли. Анда өлкәннәрнең сәламәтлеген яхшырталар. Әби-бабайлар сәламәтлекләренә битараф түгел, алар поликлиникаларга да йөри, көндезге бүлекләрдә дә дәвалана, – диде ул.
Тәннәреннән бигрәк җаннарын дәвалый өлкәннәр. Кайберләре бер дә зарлана белми, картаерга да онытабыз, диләр.
Татарстан пенсионерлары (ветераннары) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков аларның активлыгына соклануын яшерми.
– «Балкыш» фестивале моңа зур мисал булып тора. Иң беренче концертларда 4 мең 500 кеше катнашса, хәзер аларның саны 120 меңгә җитте. Икенче елга без бу фестивальне 9 нчы мәртәбә уздырачабыз. Биредә катнашучы иң өлкән кешегә 98 яшь. Аларны бу фестиваль яшьлегенә алып кайта, авыруларын оныттыра, – ди Хәбир Иштирәков.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез