YouTube сайтының янә эшли башлавы турында хәбәр иткәннәр

Интернеттан файдаланучылар әйтүенчә, YouTube һәм Instagram* VPN-сервислардан башка гына эшли башлаган.

Бу сайтлар инде берничә көн мобиль кушымтада да, браузерда да җиңел генә ачыла, имеш. Ни өчен ачыла башлавы мәгълүм түгел. Кайберәүләргә ышансаң, сайтларга мобиль интернет аша да, Wi-Fi аша да керергә була. Әмма кемнәрдер әлеге социаль челтәрләрнең, элеккечә үк, эшләмәвен әйтә.

“Роскомнадзор” “ТАСС” агентлыгына хәбәр иткәнчә, Instagram* (РФдә тыелган, экстремистик дип танылган Meta компаниясенә карый) платформасыннан чикләүләрне алуга нигез юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре