Татарстанда көзге ярминкәләр эшли башлады. Алар 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ярминкәнең беренчесен “ВТ” журналисты да күреп кайтты.
Казанның агросәнәгать паркына Кукмара һәм Арча уңганнары килгән иде. Иртәнге җидедә инде өстәлләрдәге шактый азык-төлек кимегән иде.
Флера апа Нәҗипова ярминкәне көтеп торган. Аның кәрҗине ташып тора. Быел бакчаларын сатып җибәргәннәр икән.
– Инсульт кичердем. Бакчаны шуңа саткан идек. Аңа кадәр гел үзебез үстереп ашадык. Сатып алып та була икән, дим. Авылдан килгән ризыкларын курыкмыйча ашыйбыз инде үзе. Сөтен дә алдым, итен дә, йорт тавыгын да саталар. Бөтен нәрсә бар. Әле мин кабак белән балан да алдым, – ди ул.
Ә менә Энҗе Хәсәнова Залесный бистәсендә яшәсә дә, якташларын күрим дип махсус бирегә килгән.
– Авылга бик кайтып йөрмибез хәзер. Төп йортны саттык та, кайтыр җир калмады. Менә шулай икән ул. Сусауны, сагынуны басар өчен авылдашларымны эзләп килдем. Кичә кичтән классташлар төркеменә язышкан идек. Якын дустым сату белән киләм, диде. Аны күрер өчен монда килдем, – ди ул.
Кукмаралар сату иткән якта халык сөткә чират тора. Литрлысын алучылар күп. Иң зур чират шундадыр.
– Авыл сөтен дип алабыз инде. Кайтуга кайнатып кям. 2 литры атна буена җитә. Өч литрыннан катык ясап куям, – ди Әлфия әби. – Шушы сөтне кыш көне сагындык инде. Кибетнекен күп итеп алып та блумый, әле ул кыйммәт тә. Монда бер литры – 50 сум. Сөт кенә түгел, ат ите дә алдым әле. Оныкларыма өчпочмак пешереп ашатасы килә.
Арчалар сату иткән якта балык саткан җирдә озын чират иде. Ике районда килгән сатучыларның күңелен күрергә тырышкан. Өлкәнрәк кешеләргә күчтәнәч итеп кишерен дә, кабагын да бирүчеләр бар. Ике якта да коймак пешереп, халыкны чәй эчертеп җибәрәләр.
Кукмаралар әзерләгән өстәлдә сыйланучы Әхтәм Кәримуллинга 87 яшь икән инде. Ярминкә уза торган җирдән ерак тормыйм, ди.
– Җыр тавышын ишетеп килдем. Моңа кадәр авылда яшәдем. Карчыгым үлеп китте дә, балалар үзләренә чакырды. 1 сентябрьдән Казан карты мин хәзер. Якташларым икән. Танып алып чәйгә дәштеләр. Коймаклары бик тәмле, мәтрүшкәле чәйләре. Рәхмәттән башка сүз юк, – ди ул. – Шәһәр халкы бик рәхәт яши икән ул. Мал карыйсы юк, икмәк табасы юк, көтү чиратына чыкмыйлар, иртән торып сыер саумыйлар. Йокыңнан торганчы китереп бирсеннәр әле! Әле безнең кызлар уянмады да. Шаккатып йөрим.
Кукмара райоынының Сәрдекбаш авылыннан килгән Алсу Галиева ярминкәгә бару үзе бер бәйрәм, ди.
– Әти-әнием үстергән бакчадагы яшелчәләрне саттым. Быел алмабыз күп булды. Аның берсе дә кортламады. Килосын 100 сумнан сыпыртып алып бетерделәр. Кулдан кисеп токмач алып килдем. Аны төрлечә эшләдем. Озынчасы да, вак кына итеп кискәне дә бар. Беләсезме – токмачны килосы белән генә алдылар. Аларны капрон чиләкләргә салып алып килгән идем. Күбрәк ир-атлар сатып алды. Бик канәгать кайтып китәм.
Ит алучылар да күп. Кукмара районының Нырты авылында яшәүче Илшат Хамизовның үз сатып алучылары бар. Килүен бик көткәннәр.
– Ат һәм сыер итләре алып килдем. Халык бик яратып ала. Яңа сатып алучылар да күп. Әле мин аларга итне ничек пешерәсен дә өйрәтеп җибәргәлим. Күп кеше ат итен ничек әзерлисен белми, – ди ул.
“Кукмара сөте”н дә көтеп торучылар шактый булган. Сатучысы Рифнур Шакировның безнең белән сөйләшергә вакыты бик аз булды.
– Безнең продукцияне яратып алган шәһәр халкына рәхмәттән башка сүз юк. Иртәнге биштән кеше килә башлады. Әле бер дә туктап торган юк, – ди ул.
Бәяләр:
- Сөт (литры) -50 сум,
- Май (кг) – 700 сум,
- Суган (кг) –35 сум,
- Кабак (кг) – 35 сум,
- Бәрәңге (кг) – 25-30 сум,
- Алма (кг) – 60-100 сум,
- Бал (3л) – 1700-2000 сум,
- Сыер ите – 550-700 сум.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез