Җырчы Азат Фазлыевның аягы сынган. Бу хакта аның тормыш иптәше Алсу Фазлыева социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Азат Сабадагы концертында аягын авырттырып, алдагы концертларын күчерергә мәҗбүр булуын әйткән иде.
Хастаханәгә баргач җырчының аягы сынуы ачыкланган. Бу хакта аның тормыш иптәше Алсу Фазлыева: «Азатның аягы сынды, дуслар», – дип яза.
Азат үзе шаярта: «Якындагы көннәргә минем 2 «тачка». «Алгы» һәм «өйдә йөри» торган», – дип, култык таякларын фотога төшереп куйган ул.
Фикер өстәү
Фикерегез