Җырчы Илнат Фәрхуллин: «Татарстан – ул йөрәкнең яртысы»

Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллин «Болгар радиосы» радиостанциясендә узган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында катнашты. Эфирда ул республика үсешенә карата үзенең фикерләре белән уртаклашты һәм җырлар башкарды.

«Быел октябрьдән башлап май аена хәтле гастрольләр графигында 98 концерт булачак. Бу – 100 дән артык шәһәр, дистәләгән төбәктә булабыз дигән сүз. Мин үземне Татарстанда тууым белән бәхетле дип саныйм, чөнки күп йөрибез, төрле шәһәрләрне күрәбез дә, еш кына – ә монда болайрак икән, бездә 20 ел элек шулай иде бит инде, нишләп монда һаман шундый хәл икән дип уйлыйм. Татарстан – күп яклап үрнәк. Барлык өлкәләр дә үзенчә күңелгә якын, ә Татарстан инде ул йөрәк түрендә, ул йөрәкнең яртысы», – дип белдерде җырчы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре