Газетага язылу
  • Фото: Җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Марат Яруллин: «Дәрәҗәмне төшереп, 4 ел буе бергә булган кешегә пычрак атарга җыенмыйм»

Башкортстаның атказанган артисты Марат Яруллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә Ильмира Нәгыймова белән булган мөнәсәбәтләре һәм аларның аерылышуы аркасында килеп чыккан шау-шу турында җавап бирде.

Җырчы Марат Яруллин: «Дәрәҗәмне төшереп, 4 ел буе бергә булган кешегә пычрак атарга җыенмыйм»

«Соңгы вакытта минем турында күп язалар, сөйлиләр. Гастроль туры тәмамлану белән, бу хакта язарга һәм ситуациягә бераз ачыклык кертергә вакыт таптым.

Бер якның гына сүзләрен тыңлап, чынлыкта нәрсә булганын төгәл белмичә, кешеләрнең минем турыда ниндидер нәтиҗәләр ясавы кызык. Берегез алдында да акланырга җыенмыйм. Кемдер, ситуациядән файдаланып, хайп ясады, язылучыларнын арттырды – һәркем бу вакыйга белән үзенә файда эзләде. 

Кемдер өйләнешә, кемдер аерылыша – тормышның нинди борылыш аласын әйтеп булмый. Беребезнең дә тормышы идеаль түгел. Миңа пычрак ташлап, начар комментарийлар язып ятканчы, ул энергияне үзегезгә сарыф итсәгез яхшырак булмас идеме? Мине сындырам дип уйласагыз, ялгышасыз. Миңа сезнең нәрсә уйлавыгыз барыбер.

Миңа теләсә нәрсә язып ятканчы, аның концертларына килеп, залларын тутырырга булышуыгыз сезнең тарафтан файдалырак булыр иде. Кызганыч, бу сезонда аңа дистәләгән концертларын күчерергә туры килде.

Минем иҗатка килгәндә, мин чыгарган 80 җырның дүртесен Ильмира язган иде. Сез аларны яратасыз, тыңлыйсыз. Әйе, сер түгел, нәкъ менә алар минем артистлык карьерамда зур роль уйнады. 2021 елда чыккан «Соңгы бию» бүгенге көндә дә популяр. «Сау бул, мәктәп» – «Соңгы кыңгырау» бәйрәме һәм чыгарылыш кичәләренең гимны. Мин бу җырларны чыгарырга булышкан командага чын күңелдән рәхмәтле.  Ильмира Нәгыймова – бик талантлы композитор.

Бу тормышта беркем дә уңышлы булып яратылмый. Популярлык артында еллар дәвамында тырышып эшләү, сабырлык, йокысыз төннәр тора. Әгәр моны кеше үзе теләмәсә, синең ничә ел сәхнәдә булуыңа карамастан, аны берничек тә уңышлы итеп булмый, бернинди миллионнар да, бернинди таныш-белешләр дә ярдәм итмәячәк.

Мин кечкенә авылда туып-үстем һәм зур сәхнә турында хыялландым. Район сәхнәләрендә җырлый башлап, бүгенге көндәге уңышыма килдем. Миңа бик күп эшләргә, тырышырга, иҗат итәргә кирәк һәм мин алга барачакмын. Моның өчен минем яраткан командам, гаиләм, иң тугры тамашачым бар.

Ә инде шәхси тормышыма килгәндә, мин плинтустан түбән төшеп, бу хакта сөйләп йөрмәячәкмен. Дәрәҗәмне төшереп, 4 ел буе бергә булган кешегә пычрак атарга да җыенмыйм. Бу еллар эчендә бик күп матур мизгелләр булды һәм бу минем өчен әрәмгә узган вакыт түгел. Барыгызга да бәхет телим, тормышыгызда начарлыкка караганда яхшылык күбрәк булсын, без бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән», – дип язган Марат Яруллин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре