Татарстанда көн саен 50 ләп кеше мошенниклар тарафыннан алдана! Бер тәүлек эчендә республика халкы алдакчыларга уртача 20 миллион сум акча күчерә. Бу саннардан чәчләр үрә торырлык! Аларны күрешкә бер сискәнсәң, мошенникларга бәйле вазгыятьнең әле дә булса үзгәрмәве икеләтә борчуга сала. Элеккечә үк кисәтә торалар, алдана торабыз, кыскасы. Белә торып алданмас өчен ни эшләргә? Хөкүмәт йортында узган очрашуда шул хакта сөйләштеләр.
Көтәсе булачак
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле республикада 6000 киберҗинаять очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20 процентка азрак. Ачыкланган җинаятьләр саны кимесә дә, халыкның кесәсенә килгән зыян арткан. Ел башыннан бирле республикада яшәүчеләр мошенникларга 1,35 миллиард сум акча тапшырган. Узган елның бу чорында шул рәвешле җилгә очкан акча күләме 1,2 миллиард сум тәшкил иткән.
Татарстан Прокуратурасы бүлегенең өлкән прокуроры Михаил Желаев сүзләренә караганда, мошенниклар тарафыннан алданучыларның күпчелеге өлкән яшьтәгеләр:
– Безнең республика икътисадый яктан алга киткән төбәк санала. Мошенникларны да нәкъ менә шул ягы белән җәлеп итә ул. Узган ел, әйтик, республикада телефон аша эш итүче мошенниклар тарафыннан кылынган 32 мең җинаять теркәлде. Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе шул рәвешле 5,7 миллиард сум акчасын югалтты. Иң аянычлысы – алданучылар арасында 5,5 мең пенсионер һәм 99 инвалид та бар. Мошенник корбаны булган һәр дүрт кешенең берсе 30 яшькә дә җитмәгән.
Алданучылар санын киметү өчен берни эшләнми дип әйтеп булмый. Әле күптән түгел генә Россия Дәүләт Думасы депутатлары интернет һәм телефон аша эш итүче мошенникларга каршы көрәш турында закон кабул итте. Анда 21 төзәтмә кертелгән. Аларның берсе шикле онлайн түләүләрне генә түгел, банкоматтагы сәер операцияләрне дә чикләүне күздә тота. Моннан тыш, яңа закон проекты нигезендә, банк кеше исеменә кредит рәсмиләштерер алдыннан иң элек аның берәр ышанычлы кешесенә шалтыратып, операцияне раславын сорарга тиеш булачак. Монысы барыннан да бигрәк өлкәннәр арасында алданучылар санын киметү өчен эшләнә. Яңа закон нигезендә, сим-карталарны да өченче затка бирү тыела.
Быелның сентябреннән бу юнәлештә тагын бер яңалык гамәлгә керәчәк. Онлайн рәвештә бирелгән кредитларны бары тик «суыну чоры» узгач кына алып булачак. Ягъни кеше кредитны онлайн рәвештә рәсмиләштерә, әмма банк аңа тиешле акчаны күчергәнче фәлән көн вакыт узарга тиеш. Бу вакыт кредитны кеше үзе теләп рәсмиләштергәнме, документлар тәртиптәме икәнлекне тикшерү өчен кирәк. Шул рәвешле 200 мең сумнан артыграк суммага кредит рәсмиләштергән кеше акчаны кулына – 48 сәгатьтән, 50–200 мең сум кредит кирәк кеше 4 сәгатьтән соң гына ала алачак.
– Әмма кеше үзе уяу булмаса, без нәрсә генә эшләсәк тә, нәтиҗәсе булмаячак. Теге яки бу законның, яңалыкның файдасы булсын өчен иң элек мошенникларга сукырларча ышанудан, аларга үзең турында мәгълүмат таратудан туктарга кирәк, – ди Россия Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе бүлеге – Татарстан буенча Милли банк идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Үзендә дә гаеп
Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев та шул фикердә. Мошенник корбаны булган кешенең үзендә дә гаеп бар, дип саный ул. Яшерен-батырын түгел: арабызда көндәлек тормышын бар дөньяга күрсәтеп яшәргә яратучылар шактый. Мошенниклар исә моннан бик оста файдалана.
– Алданасы кеше турында мәгълүматның 90 процентын алар нәкъ менә социаль челтәрләр, мессенджер, эш эзләү һәм танышу сайтлары аша җыя. Шул рәвешле кеше үзе дә сизмәстән мошенникларга үзен «сата» булып чыга, – ди министр урынбасары.
Мессенджер дигәннән, соңгы арада мошенниклар халыкны күбрәк «Ватсап», «Телеграм» аша алдый башлаган. Белгечләр, моңа аптырыйсы юк, дип саный. Ник дигәндә, күптән түгел илнең барлык элемтә операторлары «Антифрод» дигән программага кушылды. Ул телефонга шикле номердан килгән шалтыратуларны автомат рәвештә өзәргә ярдәм итә. Альберт Яковлев сүзләренә караганда, әлеге программа эшли башлаганнан бирле телефон номеры буенча шалтыратучы мошенниклар саны кимегән. Хәзер шул ук программаны мессенджерлар аша килгән шикле шалтыратуларга каршы тору өчен дә файдаланырга җыеналар.
– Мошенниклар тик ятмый. Алар һәр яңалыкны эләктереп алырга гына тора. Шуңа күрә уяулыкны беркайчан да югалтырга ярамый. Билгеле булганча, быелның 1 мартыннан Дәүләт хезмәтләре порталы аша үз-үзеңә кредит алуны чикләп була. Бер ай эчендә республикада бу мөмкинлектән 237 мең кеше файдаланырга өлгерде. Бу чорда мошенниклар да активлашты. Алар бу мөмкинлектән файдаланган кешеләргә «чикләүне рәсмиләштергәндә хата киткән» дип шалтырата башлады. Исегездә тотыгыз: Дәүләт хезмәтләре порталында эшләүче кеше белән беркайчан да турыдан-туры элемтәгә кермәячәк, кешегә телефоннан да шалтыратмаячак, – дип кисәтте министр урынбасары.
Халык ничек алдана?
(Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча)
– Шикле сылтама аша керү (18,9 процент)
– Мошенникка акча күчерү (15,6 процент)
– Дәүләт хезмәтләре порталыннан килгән СМС-хәбәрдәге кодны әйтү (11,2 процент)
– Банктан килгән СМС-хәбәрдәге кодны әйтү (10,8 процент)
– Шикле сайтка банк картасы мәгълүматларын кертү (7,6 процент)
– Телефонга вируслы программа урнаштыру (6,7 процент)
– Мошенникка паспорт мәгълүматларын әйтү (6,6 процент)
– Сайтта шәхси мәгълүматны күрсәтү (5 процент)
– Мошенникка банк картасы саннарын әйтү (3,8 процент)
Мошенник корбаны булмас өчен:
– телефонга килгән шикле шалтыратуларга җавап бирмәгез. Якын кешегезгә ярдәм кирәк дисәләр, башта аның үзенә шалтыратып, моның чынлап та шулаймы, юкмы икәнлеген белешегез;
– исегездә тотыгыз: банк хезмәткәрләре, хокук сакчылары, Дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәрләре беркайчан да кешегә «Ватсап», «Телеграм»нан шалтыратмаячак;
– чит кешегә телефонга килгән логин-парольләрне әйтергә, шикле сылтамаларга керергә ярамый;
– банк кушымтасындагы һәм Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси битегездә катлаулы пароль кулланыгыз, аны даими рәвештә үзгәртеп торыгыз;
– җиңел акча, бушлай бүләк, ташлама вәгъдә иткән игъланнарны урап узыгыз;
– барлык җиһазларда да вирусларга каршы махсус программа урнаштырыгыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез